Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телнең фәлсәфи негезләрен өйрәнү нәтиҗәсендә милләтнең эчке дөньясын, уйлау һәм эш-гамәл тәртибен ачыкларга мөмкин

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире, доцент Рәшит Шакирҗанов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә җиткерде. “Татар теле – диалектик фикерләү ысулы ул. Мисал өчен, чыктым аркылы күпер гыйбарәсен алыйк. Русча “вышел через мост” була. Чыктым аркылы күпер — ул фәлсәфи уйлану нәтиҗәсе. Башта күзәтү була, ягъни мин күперне күзәтәм, абстракт фикер йөртәм. Соңыннан исә чыгам дип, гамәл башкарабыз. Бу фәндә диалектика, ягъни эзлекле рәвештә фикер йөртү дип атала”, – диде Рәшит Шакирҗанов. Татар теле белән фән теле туры килә, ди доцент. “Фәнни уйлау, фикерләү татар теленең нигезендә ята. Татарның максаты – эш, гамәл башкару. Чөнки җөмлә азагында һәрчак фигыль урнаша”, – диде ул журналистлар белән очрашу барышында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев