Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим итәргә кирәк" - Рөстәм Миңнеханов

Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде. «Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим итәргә кирәк. Әдәби тел – ул бөтенләй икенче, аны өйрәнү өчен күп көч түгәргә кирәк. Минем фикеремчә, бу – иң мөһиме түгел. Бездә татар телен өйрәнү өчен инфраструктура бар. Ә Татарстаннан читтә яшәүче кешеләрдә ул юк. Бездә «Ана теле» программасы булса да, ул чикләнгән. Без тагын да нәтиҗәлерәк ысул уйлап табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш. Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оеша. Ул йөздән артык журналистны – федераль һәм Мәскәүнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Аларның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән. Медиаклуб иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны яктыртуны максат итеп куя.

Татар информ
фото: prav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев