Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Телне көчләп өйрәтү кыен. Тик телнең зурлыгын, аның кирәклеген һәр кешегә аңлату кирәк" - Равил Фәйзуллин

"Туган телне саклау дигән сүз гаҗәбрәк инде. Тел табигый законнар буенча үсәргә тиеш. Һәр халыкның теле үсәргә тиеш, дип саныйм мин", - диде халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай бүләге иясе Равил Фәйзуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, ди ул, татар теле халыкара кулланылышта булган 14 тел исемлегенә керә. "Телне көчләп өйрәтү кыен. Тик телнең зурлыгын, аның кирәклеген һәр кешегә аңлату кирәк. Миңа, язучы буларак, бу - минем эш телем, минем туган телем. Əгәр дә без башка халыкларга да кызыклы әйберләр яза алабыз икән, бу телгә ихтирам артырга мөмкин", - ди шагыйрь. Дәүләт телен ирекле өйрәнергә дигән фикер белән килешмичә, телне бары мәҗбүри очракта һәм дисциплина булса гына өйрәнеп була, дип саный Равил Фәйзуллин. Телне өйрәнергә теләмәгән кешеләр, ди шагыйрь, "моны методиканың начарлыгына кайтарып калдыра". "Телне өйрәнү өчен күпмедер көч куярга кирәк. Үзен татар дип санаган һәр кеше үз туган телен якларга һәм аны үстерергә тырышырга тиеш, дип уйлыйм. Туган телне, ата-ананы, Ватанны сайлап булмый. Тел - язучылар өчен эш коралы, шуңа да без аны байрак итеп күтәрергә тиеш", - диде һәм телнең зурлыгын күрсәтергә кирәк дигән фикерен искәртте. "Кызганыч, халыкның күбесе безнең әдәби мирасыбызны белеп җиткерми. Бөтен халык та безнең әдәбиятыбыз меңьеллык дип әйтә алмый. Шул исәптән, рус әдәбияты да. Язучылар хәзер, әсәрләр язу белән генә шөгыльләнмичә, әдәби мирасыбызны башка халыкларга җиткерү буенча эшләргә тиеш", - дип билгеләп үтте Р.Фәйзуллин. Соңгы арада татар телен мәктәпләрдә укыту буенча килеп чыккан бәхәсле мәсьәләне мәгариф органнарында чишәргә тиешләр иде, дип саный ул. "Бардыр җитешсезлекләр. Ләкин аларны акыллы иттереп, җәмгыятьтәге, республикадагы, Россиядәге бөтен халыкларның мәнфәгатенә туры китереп эшләү зарур. Бу безнең Татарстанда һәм Россиядә рухи климатны яхшыртырга ярдәм итәр иде", - дип фикерен җиткерде шагыйрь.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев