Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телне җаннарыбызны саклагандай сакларга ничек өйрәнәсе соң безгә?

Көн саен башкарыла торган кичке сәйран. Шәһәр урамнарында халык әле хәтсез. Сөйләшә-сөйләшә кибетләргә ашыгалар, кемдер баласын бакчадан соңгарак калып алган, кайберәүләрнең гәп куертып, кичегебрәк эштән кайтышы. Колакны каплап куеп булмый, сөйләшүчеләргә, аларның теленә барыбер игътибар итәсең. Шул бер сәгатьлек сәйранда атнага бер тапкыр татарча сөйләшеп үтеп киткәннәргә юлыгуны мин олы уңышка саныйм. Ә инде үзебезчә гәпләшеп барган берәр яшьрәк пар очраса, артыма әйләнеп, озаклап карап калам. Ялгыш ишетмәдемме, чынмы бу, дип. Тик монысы чүп басуында чәчәк атып утырган ка­нәфер гөлен очратуга тиң сискән­де­рерлек сирәк күренеш. Сискәнәм, ул гынамы, яшьләр авызыннан чыккан чын татарча җөмләләргә ихлас сөенү белән сөенеп тә куям. Тик сөенүем тиз арада көенүгә алышына. Без чыннан да шушындый хәлгә төшкән, шуңа лаек кавемме, дип кат-кат үземнән сорыйм... Мин яшәгән шәһәрдә, әйтүләренчә, халыкның 40 процентка якыны – татарлар. Нинди татар соң ул дүрт дистә процент? Болар – теленә күпмедер тугры калган, тик, ни кызганыч, кимеп баручы өлкән буынны исәпләмәгәндә, татарлык исем-фамилияләрендә генә яңгыраган, әти-әнисе белән аралашканда гына әй­те­лә, русча җөмләләргә кыстырыла торган берничә дистә татарча сүз белгән, бар булган “үзебезлек” шуның белән шул, тәмам да булган яшь җилкенчәк һәм инде үзләре дә әти-әни булып алган 30-40 яшь­лекләр – мин, сызланып, “бө­тенләй югалган буын”, дип келәймә такканнар. Әлеге кагыйдәдән искәрмәләр гел дә юк, димим, тик Татарстан дип аталган республикабыз калаларының абсолют күпче­ле­ген­дәге вәзгыять шушы чама. Әлегә шәһәр саен бер биш процент тирәсе үзе­безчә даими аралашучыларны табып та буладыр. Әмма, гафу итегез, калалардагы һәр 20 кешенең берсенең генә Тукай те­лендә сөйләшүе, азмы-күпме татар җан­лы­лыгы, кайсы яктан гына карасаң да, милләтнең ачы фаҗигасе. Без җайлашкан, хәтта шулай булырга тиеш дип санаган, ки­лешкән югалу юлы. Шулай да бар яшь­ләребез дә шаукымга күнде дию дә дөрес түгел. “Телне гаиләдә сакларга кирәк, диләр. Бу мәсьәләдә үз гаиләмдәге хәлне мисалга китерәсем килә. Хатыным да, үзем дә рус мәктәбендә укыдык. Татар телен өйрәтсәләр дә аңа аз гына да мәхәббәт тәрбияли, татарча сөйләшергә теләк тудыра, мавыктыра алмадылар. Кагыйдә­ләр ятлату ачуыбызны гына чыгара иде. Әти белән әни дә безнең белән яртылаш русча аралашты. Бүген менә хатыным белән туган телне белү мөһимлеген күпмедер аңлый башладык. Эчке бер инану туды. Татарча аралашырга тырышабыз. Тик сүз запасыбыз бик сай. Татарча башлыйбыз да русча бетерәбез. 3 яшьлек улыбыз бар. Телне сындырып булса да, аңа да туган телдә дәшәбез. Ул гынамы, әти-әниебез телен балабыз бездән яхшырак белсен, дигән максат та куйдык. Тик... Тирә-яктагы мәгълүматның 90 проценты – русча. Урамда барысы да русча сөйләшә. Мультиклар да шул ук телдә. Татар каналы юк. Балалар китаплары аз. Булганнары сыйфаты буенча русча китаплардан калыша. Баланы сыйфатлы, чын татар теленә ничек өйрәтергә? Хәзер менә балалар бакчасына өмет итәбез. Тик анда да күз буяуга юлыгудан куркабыз. Татар балалар бакчасында да аралашу русча икән, дигән сүзләр ишетелгәли. Безнең кебек гаҗизлектә калган гаиләләр хәтсез дип беләм. Безнең ише­ләргә нишләргә? Җитәкчеләр һәрчак гаиләгә төртеп күрсәтеп, телне шунда сакларга өнди. Дәүләт телнең шундый хәлгә төшүенә юл куйган икән, ул бүген вәзгыятьне төзәтү өчен барысын да эшләргә тиеш түгелме?” Әлеге комментарий моннан берничә ай элек телебезнең бүгенге торышына багышланган русча язмаларның берсе астына эленгән иде. Телне, җитәкче­лә­ребез теләгәнчә, чыннан да гаиләдә генә саклап калып буламы? Ник булмасын, була! Тик бер шарт белән. Әгәр дә милләт йөз процентка милли аңы югары зыялы катлаудан гына торса. Тик мондый хәл бер генә милләттә дә юк һәм була да алмый. Тел язмышын гаиләгә өеп кую ул: “Милләт ихтыяҗларын тулысынча яклау безнең кулдан килми, аның өчен олы абзыйлар белән бозылышыр хәлебез юк, сез анда үзегезне үзегез карагыз инде”, ягъни, Ильф белән Петров язганча: “Спасение утопающих – дело рук самих утопающих”, – дию. Без биредә сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен булсынга тырышыбыз, икътисадны күтәрәбез, башкасы белән артык баш катырмыйк, дип өстәү... Ркаил Зәйдулла берсендә: “Тел – милләтнең җаны. Ул – сакраль төшенчә. Әлеге яссылыкта матди дөнья кануннары гамәлдән чыга”, – дигән иде. Әйе, матди як белән күпме генә булышсак та беребездән дә, беркайчан да “булды инде, җитте”, дигән сүз чыкмаячак. Телне җаннарыбызны саклагандай сакларга ничек өйрәнәсе соң безгә?
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев