Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Телне әдәбиятны, мәдәниятне үстереп, йолаларыбызны һәм рухиятебезне саклап кына үстереп була" - Галимҗан Гыйльманов

“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция һәм Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни конференцияләр – Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче балаларны институт белән таныштыра торган һәм институтка талантлы студентларны сайлап алырга мөмкинлек бирә торган ике зур чара. Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырыла торган “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Татарстан районнарыннан 10-11 класс укучыларын һәм дөньяның төрле илләреннән килеп укучы студентларны-аспирантларны җыйган иде. Катнашучыларны институт ректоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Галимҗан Гыйльманов һәм Татарстан Мәгариф министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева сәламләде. Рәдиф Җамалетдинов катнашучыларны уку йортының эшчәнлеге белән таныштырып, институтка укырга килергә чакырды. “Институтыбыз телләрне саклау юнәлешендә зур эш алып бара. Бүгенге көндә татар теле әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү һәм фәнни-тикшеренүләр оештыру буенча эшчәнлек оештырылды. Ел саен әлеге юнәлешләргә 150ләп укучыны кабул итәбез”, - диде ул. “Телгә җирлек кирәк, телгә җирлек ул мәдәниятебездә, – диде язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов халыкара фәнни-гамәли конференция ачылу тантанасында катнашучыларны сәламләп. – Бүгенге конференция бер канаты белән төрки дөньяга таба киңәйсә, икенчедән, мәдәният, культурология, әдәбият-сәнгать белән катнаш проблемалар хәл ителә – телнең әдәбиятка-сәнгатькә керешеп үсүе турында сүз бара. Телне әдәбиятны, мәдәниятне үстереп, йолаларыбызны һәм рухиятебезне саклап кына үстереп була”. Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире булара, Галимҗан Гыйльманов Татарстанда телгә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте: “Татарстан Мәгариф министрлыгы белән бер команда булып эшлибез һәм телебезне саклау буенча шактый гына уңышларга да ирешәбез, – диде ул. – Республикада Телләрне саклау буенча дәүләт программасы бар, анда бик зур чаралар каралган. Елына 120гә якын чара үткәрелә. Шуның сиксәне Хөкүмәт финанславы аша бара. Ул башка бер генә регионда да юк. Телебезне, мәдәниятебезне саклау юлында фидакарьләрчә хезмәт итик!” Гөлназ Исмәгыйлева республикада кабул ителгән “Милли мәгарифне үстерү стратегиясе” кабул ителүен искә төшереп узды. “2030 елга кадәр милли мәгариф юнәлешендә телләребезне, әдәбиятыбызны саклау, үстереп киләчәк буынга тапшыру дигән зур стратегик бурычларны күздә тота. Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан стратегияне гамәлгә кертү максатларыннан конкрет чаралар да кабул ителде”, диде ул һәм бүгенге конференциянең шул юнәлештәге әһәмиятле чара булуын ассызыклады. Укучылар һәм студентлар эшләрен секцияләргә бүленеп дәвам иттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев