Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Телгә тар аңлаешлы сүзләр керткәнче, без аны саклау һәм пропагандалау буенча эшләргә тиеш" - Гөлшат Галиуллина

Вакытлы матбугатның төп максаты – киң катлам халык аңларлык материал язу, үзләштерү һәм укучыларның күңеленә салу, яисә пропагандалау. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында, ул татарча чыга торган кайбер матбугат чараларының сүзләрне татарчалаштыруы яки тәрҗемә итүе белән килешмәвен билгеләп үтте. “Кайбер матбугат чаралары бу безнең стиль, бу безнең үзенчәлек дип сүзләрне кеше аңламаслык дәрәҗәдә тәрҗемә итә яки татарчалаштыра. Мин үзем бу эшкә каршы. Телгә тар аңлаешлы сүзләр керткәнче, без аны саклау һәм пропагандалау буенча эшләргә тиеш. Бигрәк тә матбугат чараларында. Мондый күренешләр ХХ гасырда да булган һәм аны тәнкыйтьләгәннәр. Халык аңламый торган тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә кирәк түгел. Гарәп-фарсы алынмаларының да киң масса аңламаган вариантларын куллануга мин тискәре карыйм”, – диде Гөлшат Галиуллина. Журналистлар өчен ярдәм формасында ресурс булдыру күздә тотылмыймы дигән сорауга ул: “Бездә “Лингвистик ярдәм” дип исемләнгән сайт эшли. Әлеге сайтка тәрҗемәләр җибәргән очракта, ул аны башкарачак”, – дип җавап кайтарды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев