Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тәлгать минем күкләрдә никах укылган ярым-парым" - Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева

Безнең заманнарда да кыйсса итеп язарлык мәхәббәт тарихлары бар. Шунысы күңелле, аларның азагы, элгәреләрдән аермалы буларак, фаҗига белән тәмамланмый, бер-берсен тапкан бәхетле парлар кавышып гомер сукмагыннан янәшә атлый. Галимнәр мәхәббәт чорын берничә өлешкә бүлә, фәлән ел ул йөрәктә ут дөрләтеп яши, фәлән елдан соң сүрелә, имеш, һай, мондый “ачыш” белән Зөлфия килешер иде микән? Вакыт үлчәве белән үлчәнгән тәкъдирдә дә чын яратуның төсе уңмый дияр ул. “Иртәгә без сине сыныйбыз!” Татарстанның атказанган артисты, “Зө-ләй-лә” төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиева үз тиңен театрда очрата. Әгәр дә мәгәр язмыш аны сәхнә белән бәйләмәсә, бердәнбере белән кайда танышыр иде әле! 1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган кыз К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына кабул ителә. Ләкин аңа хәтле 3 курс студенты “Йолдызлы яңгыр” (Ш.Фәрхетдинов әсәре) спектаклендә Инҗиләсе белән иҗат яңгырында “чыланып” өлгерә. “Иртәгә без сине сыныйбыз!” – баш режиссер Р.Заһидуллинның әлеге сүзләре бүген дә аның колагында чыңлый. Сынатмый Зөлфия, тора-бара аңа берсеннән-берсе кызыклы рольләр тапшыралар. Яшь артист фәлән кадәр каһарманнарны уйнаган дип, саннарны күпертәсем килми, шунысын гына әйтеп үтәм: аның һәр роле, әйтик, Мәрьям (“Өти балак Гөлүсә”, Ю.Әминов), Әдилә (“Яңадан мәхәббәт турында сөйләшик”, Х.Вахит), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Зөлхиҗә (“Кызлар нигә елый?”, Ф.Бүләков), Зәйнәп (“Төн яна учакта”. Х.Ибраһимов), Амелия (“Өметсез хыяллар”, Ф.Гарсиа Лорка) һ.б. йөрәк җылысы белән өретелгән.

Сабыр иткән, морадына ирешкән

Сер түгел, иҗат юлы бик сикәлтәле, аннан син пар атларда чаптырып кына узалмыйсың. Берникадәр вакыт безнең талантлы артистыбыз Зөлфия дә рольләрдән мәхрүм кала башлый. “Иҗатымда бик актив чор булды, көнаралаш уйный идем. Аннары, гомер үтә бит, лирик геройларга бездән яшьрәкләр кирәк була”, – ди ул. Самими җанның самими аңлатуы! Ни үпкә, ни хөсетлек юк! Әле үзе: “Күкләрдән шулай көйләнгәндер”, – дип тә өсти. Сабыр иткән, морадына ирешкән, диләр. Бик сәләтле яшь режиссер Резеда Гарипова аны кабат “терелтә”. Сәхнәдә, әлбәттә. “Өзелгән яфраклар”да (Р.Габделхакова әсәре) Гөлнарасы белән тамашачысын кинәндергән Зөлфияне инде без Гөлиясе белән котлыйбыз. Әйе, әйе, “Өченче бүлмәдә эт яши” (Р.Мингалимов әсәре) спектаклендә Резеда Гарипова төп рольдә нәкъ менә аны күрә! “Нинди булырга теләсәң – шулай бул. Эчеңдә ни бар? - бөтенесен дә чыгарып бетер!” – дип, режиссер актрисага тулы ирек куя.

“Син бүген өеңә кайтасыңмы?”

“Сәхнәдә мөстәкыйльлек әйбәт анысы, ә гаиләдә ничек икән?” – дияр укучы. Ә анда инде мәхәббәт хуҗа. Ир белән хатын бары тик аңа гына буйсына. ... Театрда “Сүнгән йолдызлар” спектакленең репетициясе бара. Зөлфиягә Сәрвәр роле тәгаенләнгән. “Әй, мин уйный алмам ахры”, – дип кайгырган кыз, грим бүлмәсендә елап утырганда берәү ишекне ачып: – Син бүген өеңә кайтасыңмы? – ди. Зөлфия башын күтәреп караса – сәхнә уты буенча режиссер Тәлгать икән! (Бүген ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә эшли). Шул чакта ул егетнең үзен ошатуын һәм аның: “Мин бу кызга өйләнәм!” – дигән уй-ниятләрен каян сизсен ди! Ярты төн җиткән икән. Озата аны Тәлгать, әмма хисләрен белгертергә ашыкмый. – Артымнан егет-җилән күп йөрде, – ди Зөлфия. – Ләкин берсе дә күңелемә якын түгел иде. Башта Тәлгатькә дә битараф идем. Кара, нинди әйбәт иптәш, мин әйтәм. Аз сүзле, тыйнак, бәйләнми-сыланмый. Беркөнне ул өйгә шылтыратты. Танымыйча дорфа гына: “Кем бу?” – дип сорадым. “Тәлгать мин. Әллә кәефең юкмы?” – ди. Нигәдер иркен сулап куйдым . Мин әйтәм: “Дус кызым авариягә эләккән, хастаханәдә ята, аның хәлләрен беләсе иде”. “Әйдә, иптәшкә барыйммы?” – дип тәкъдим ясады егет. Мин хастаханәдә сөйләшә - сөйләшә вакыт исәбен югалтканмын икән, ә ул сабыр гына ике сәгать көткән! “Гафу ит, озаграк тоткарландым”, – дигәч тә : “Зарар юк, бар да яхшы”, – диде.

Күз карашы белән аңлаштык

Аннары егет мине Казансу елгасы ярындагы чишмәләрне карарга чакырды. Сукмаклардан бераз йөргәч, Тәлгать коенам эле дип, чишенеп суга чумды. Мин яр өстендә ялгызым гына уйланып калдым . Мин әйтәм, кияүгә чыкмам инде, театрда уйнап картаермын. Кич иде инде. Менә офыкка таралган соңгы кояш нурларына төренеп судан төз гәүдәле егет калыкты! Искиткеч матур күренеш иде ул! Шул мәлдә күңелемдә хис өермәсе кузгалды. Оялып башымны аска идем. Тәлгать каршыма чүгәләп: “Борчылма әле син!” – диде. Троллейбуста кайтканда безнең күз карашларыбыз кисеште. Шуннан соң без, күптәнге гашыйклар кебек, бер-беребезгә сыенып ишегалдындагы эскәмиядә утырдык. Мин инде бүтән икеләнмәдем: Тәлгать минем күкләрдә никах укылган ярым-парым иде. Аллага шөкер, бергә 18 ел яшибез. Мәхәббәтебез җимешләре улыбыз Кәрим, кызыбыз Латыйфа үсә. Теге вакытта, Казансу ярында, мин нәрсә дип ялгыш уйлар уйлаганмын икән? Безнең нәселдә бит ялгызаклар юк! Бер берсен яратып гомер кичергән әти-әни үзе үк миңа үрнәк ләбаса! Шундый чибәр, мөлаем, нәзәкатьле кыз ялгыз гына мендәрен кочаклап ятар иде микән? Әкиятләр иленә күчерсәк – Зөлфиягә шахзадәләр гашыйк булыр, ләкин ул һич кенә дә сарай егетләренә мөкиббән китмәс, үзенең чынбарлыктагы Тәлгатен сайлар иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев