Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телевизорны цифрлы форматка көйләү өчен волонтерларны чакыру мөмкин

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып белешергә һәм белгеч чакырырга була.

(Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәмгә волонтерларны өйгә чакырырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

“Муниципалитетлар ярдәме белән волонтерлар әзерләнде. Алар өйгә бушлай килеп, цифрлы форматта тапшырулар карау өчен телевизорны көйләүдә ярдәм күрсәтәчәк”, - ди министр. Республика халкына ярдәм күрсәтү өчен 2016 волонтер укыган.

Айрат Хәйруллин Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кайнар элемтә оештырганын да әйтте. “Бу хезмәт бушлай. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, приставканы кайдан сатып алырга, җиһазны ничек кую турында сорашып була. Контакт үзәк кире элемтә өчен дә кирәк. Чакырылган волонтер килмәсә дә, шушы номер буенча янә шалтыратырга була”, - диде.

Министр бу мәсьәләдә эше сүлпәнрәк булган районнар булуын да әйтте. Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәмчеләр белән тәэмин ителешне район башлыклары җайга салуын билгеләп узды. “Кеше үз өенә белгечне чакыра алырга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, социаль якланмаган гражданнар категориясе, ялгыз яшәүче ветераннар, пенсионерлар игътибарсыз калмаска тиеш”, - диде Айрат Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, хәзер көненә уртача ун шалтырату килә. Шалтыратуларның күбесе җиһазларны көйләү белән бәйле. Барлыгы шундый 509 мөрәҗәгать теркәлгән. 421 мөрәҗәгать буенча ярдәм инде күрсәтелгән.

  • 14 октябрьдә республикада аналоглы телевидение гамәлдән чыга.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев