Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Теләсә нинди фәнне үзебезнең туган татар телебездә укыта алабыз" - Җәлил Мотыйгуллин

Галимнәр өчен көндәлек эш булган әйберне күтәреп, проблема дип кычкырып сөйләшмик. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни-техник документация бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин татар терминологиясе мәсьәләләренә карата шундый фикердә. “Әгәр дә проблема дәрәҗәсенә җиткән әйбер бар икән, аны бергәләшеп чишик. Монда массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур. Әгәр дә сез булмаган проблеманы проблема итеп күрсәтәсез икән, сезне тыңлаучы, укучыда да бу борчу тудыра”, – ди ул. Терминнарны, чит телләрдән кергән сүзләрне тәрҗемә итеп, татарча сөйләшәбез икән, бу – байлык, дип саный белгеч. “Әгәр әлеге байлыктан без баш тартабыз икән, бу – беткә үч итеп тун ягу була. Гомуми белем бирү программаларарын тормышка ашыру нигезендә, теләсә нинди фәнне үзебезнең туган татар телебездә, теләсә нинди терминнарны кулланып укыта алабыз. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган”, – диде Җәлил Мотыйгуллин журналистлар белән очрашу барышында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев