Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләченең "Ихлас" мәчетендә Коръәнне карап уку бәйгесенең төбәк этабы үтте

Теләченең "Ихлас" мәчетендә Татарстан Республикасының Диния нәзарәте тарафыннан балалар арасында викторина һәм төрле яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Коръәнне карап уку бәйгесенең төбәк этабы үтте. Бу хакта “ТеләчеИнформ” хәбәр итә.

Әлеге бәйгедә һәм викторинада Теләче, Балтач, Арча, Әтнә, Саба, һәм Кукмара районнарыннан егет-кызлар катнашты.

Викторинада һәр районнан 10 - 15 яшьләрдәге өч кыз һәм өч егет 45 сорауга язмача рәвештә җавап бирде. Шулар арасыннан беренче ике урын яулаган егетләр һәм кызлар бәйгенең Республика турына узачак иде. Шунсы кызык, викторинада бик яхшы җавап бирүчеләр егетләр арасында да, кызлар арасында да берничә булып чыкты. Араларыннан җиңүчеләрне билгеләү өчен аларга жюри берничә өстәмә сорау бирде, катнашучылар кул күтәреп җавап бирделәр. Шуннан соң гына викторинаның җиңүчеләре ачыкланды

Бәйгедә катнашучылар мәчетнең беренче катында викторина сорауларына җавап язган вакытта икенче катта Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Биредә яшь буенча чикләүләр юк иде. Бәйгедә үз көчләрен балалар да, өлкәннәр дә сынап карады. Жюри әгъзаләре бәйгедә катнашучыга Коръәннең теләсә кайсы битен ачтырып әлеге битне укып чыгарга куша, шулай өч тапкыр кабатлана. Шунна чыгып Коръән укучыга һәр укыган бит өчен аерым билге - барысы өч билге куела.

Әлеге бәйгедә жюри әгъзалары - ТР Диния нәзарәтенең Дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Коръән бүлеге җитәкчесе, Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) Илнур хәзрәт Хәйруллин.

Бәйге өйләгә кадәр дәвам итте. Өйлә намазы укылгач викторинада катнашучыларга өстәмә сораулар бирелеп призлы урыннар ачыкланды һәм җиңүчеләргә бүләкләр һәм Дипломнар, шулай ук барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев