Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләчедә үзара салым акчасына чишмәләр дә "өй"ле булган

Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа авылы янәшәсендәге тауда агып ята торган Наратлык чишмәсе һәм Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе яңа “өй”гә тиенделәр, дип хәбәр итә “Теләчеинформ” сайты.

“Һәр ике чишмә дә 2016 елда җыйган үзара салым акчасына авылыбызның булдыклы ир-егете, балта остасы Миссүәр Галимҗанов җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы тарафыннан төзекләндерелде. Шунысы игътибарга лаек, Әҗекә чишмәсенең суы торбалар аша Казаклар, Тау өсте Казаклар авылларындагы һәр йортка килә”, - дип белдерде Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин.

Моннан тыш, үзара салым акчасына Олы Кибәхуҗа авылында урнашкан хоккей тартмасы да төзекләндерелде. Ул узган кышта төзелә башлап, тәмамланмыйча калган иде. Кече Кибәхуҗа авылы зиратына 195 метр металл конструкциядән койма тотылды. Алга таба үзара салым акчаларына Казаклар һәм Олы Кибәхуҗа авыллары урамнарына вак таш түшәп, юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Үзара салым акчалары бездә, нигездә, юлларны, зиратларны, яшәгән җирлекләрне төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә тотыла, ди авыл җирлеге җитәкчесе.

Билгеле булганча, һәр муниципаль берәмлектә үзара салым күләмен халык үзе билгели. Кече Кибәхуҗа җирлеге буенча ул кеше башыннан 500 сум булган. 2016 елда Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә 211 мең 500 сум үзара салым ачасы җыелган һәм вәгъдә ителгәнчә, дәүләттән моңа 4 тапкырга күбрәк акча өстәлгән.Үзара салым салуны авыл җирлегендә оештыру җиңелрәк, чөнки биредә халык бер-берсен һәм хәл ителәсе көнкүреш проблемаларын яхшы белә. Ә менә район үзәге Теләчедә бу эшне башкару ел саен авырга туры килә. Үзара салым җыюның максаты акчага гына кайтып калмый, беренче чиратта, халыкны җирлекнең көнкүрешен яхшыртуга этәрә, битарафлыкны җиңәргә ярдәм итә. Ул – халыкның активлыгын күрсәтә торган барометр, диелә район басмасы язмасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев