Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләчедә Таһир Якупов истәлегенә "Җирдә каласы килә җыр булып" дип исемләнгән концерт узган

“Умырзая кебек суласым”, – дип җырласа да, аның гомере кыска булды. Быел аңа 13 май көнне 71 яшь тулган булыр иде. Ул татар эстрадасында тирән эз калдырган шәхес. Якташыбызны искә алырга аның дуслары, чордашлары, туганнары Теләчегә кайтты. Алар иң элек “Туган якны өйрәнү” музеенда булып, аның шәхси әйберләре белән танышты. Аның башкаруында яздырылган җырларны тыңлап, аның турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов: “Җырчы буларак, аны тамашачы бик тиз үз итте. Ул катнашкан концертлар да халык һәрчак күп була иде. Кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде”дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында. Ул 1946 елның 13 маенда Казанның татар рухы нык сакланган Яңа бистә төбәгендә җыр- моңга гашыйк Якуповлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Алар йортында гармуннар, пианино, мандолина була. Әтиләре әлеге уен коралларында бик матур уйнаган. Әнисе дә җыр моңга битараф булмый. Дүртенче класста укыганда ук “Татарстан” радиосы аша күпләрнең күңеленә үтеп керә. Күңел түрендә булган хыялы чынга аша, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист булып урнаша. Ул көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Таһир Якуповны искә алу кичәсе узды. “Җирдә каласы килә җыр булып” дип исемләнгән концертта Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, яшь җырчылар Зөлфирә Шәйдуллина, Инсаф Бәдретдинов һәм башка райондашларыбыз чыгыш ясады. Концерт барышында аның турында видеоязмалар күрсәтелде. Чордашлары Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатулиналар аның белән бәйле истәлекләрне, күңелле вакыйгаларны тамашачы белән бүлеште. Милли җыр һәм биюләргә җан өреп, аларны тамашачы белән тоташтырган Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның иҗатын белмәгән һәм талантлы улы белән горурланмаган кеше сирәктер. Таһир Якуповны искә алу кичәсендә ул да катнашып, янә бер тапкыр район халкының мәхәббәтен яулады. Чарада Татарстанның халык артисты Лена Бичарина да катнашты. Аның чыгышын да тамашачылар көчле алкышларга күмде. “Җирдә каласы килә җыр Булып” дип исемләнгән концертта. Таһир Якупов репертуарындагы җырлар яңгырады. Теләче халкы аның рухы белән яшәде. Килгән кунаклар: ”Безнең Таһирны, үзегезнең якташыгызны шулай зурлаганыгыз өчен без чиксез рәхмәтле”, - диде. Якташыбыз үзенең кабатланмас тавышы белән безнең күңелләрдә озак сакланыр. Кеше гомере кыска. Ләкин, җыр гомере үлемсез. “Туган авылым урамы”, “Наласа авылы көе”, “Хафизәләм иркәм”, “Оренбург яшьләре” һәм башка бик күп җырлар күңелебез түренә Таһир Якупов башкаруында килеп керде, диелә район хәбәрендә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев