Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләчедә "Бизнес-десант" дип аталган семинар үткәрелде

Район хакимиятенең утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты белән ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан эшмәкәрләр һәм укучы яшьләр өчен “Бизнес-десант” дип исемләнгән семинар үткәрелде, дип хәбәр итә “ТеләчеИнформ”.

Чарада бизнес-тренерлардан, уңышлы эшмәкәрләрдән, тәҗрибәле юристлардан, салым органнары һәм шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белгечләреннән торган команда катнашты һәм чыгыш ясады. Команда җитәкчесе Дмитрий Долгов һәм яшь бизнес-тренерлар Әнвәр Айнетдинов, Артем Тиховецларның чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уяткандыр дигән ышаныч бар.

Очрашу барышында чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла торган программалар, соңгы яңалыклар белән таныштылар. Семинардан соң, укучы яшләр өчен “Син – эшмәкәр!” дип исемләнгән тренинг үткәрелде. Бу өлештә яшь менеджер Виктория Шумейко укучыларга үз эшеңне башлау идеясен сайлау, бизнес-план төзү, аны тромышка ашыру өчен акча табу тәртипләре турында сөйләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев