Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче төбәгендә Виктор дәдәйне Путин исеменнән котладылар

Теләче районы Ачы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Ширшов Виктор Перфиловичка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин һәм балалары тәбрикләде. Бу көнне юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды, дип хәбәр итә Теләченең tulachi.ru сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев