Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче сәнәгать мәйданчыгындагы резидентлар ярты елда 300 млн сумлык продукция җитештергән

Россиядә моннан 4 ел элек сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча программа гамәлгә кертелгәч, Татарстанның һәр районында мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыру юнәлешендә эш башланды. Мондый мөмкинлектән, беренчеләрдән булып, безнең Теләче районы файдаланды, дип яза бүген tulachi.ru.

Хәзерге вакытта Теләче сәнәгать мәйданчыгында 10 резидент уңышлы эшләп килә, 210 яңа эш урыны булдырылган. Районның бу башлангычын дәүләт 227 миллион сум күләмендә субсидия биреп хуплаган.

“Бу авыл хуҗалыгы районында барлыкка килгән иң беренче җитештерү паркы. 2014 елда беренче номер астында аккредитация алдык. 2015 елның ноябрендә биредә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның Икътисад министрлыгы күчмә утырыш уздырды, - дип искә алды ул чорны “Созидание” фонды идарәчесе Марат Мифтахов.

Әлеге фонд паркны үстерү өстендә эшли. Парк үсешендә, ТР Икътисад министрлыгы белән беррәттән, район җитәкчелегенең дә өлеше зур. Биредә инвесторларның фикер-тәкъдимнәрен карап бәялиләр, хуплыйлар, аларга төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә булышалар. Сәнәгать мәйданчыгы оештыру өчен район хакимияте 35 гектар җир бүлеп биргән. Бүген әлеге биләмә барлык инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителгән. Сәнәгать үсеше өчен 950 миллион сум инвестиция кертелгән. Шуның 723 миллион сумы - шәхси инвесторлар өлеше. Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга, бизнесын алып бару өчен, тагын да отышлырак шартлар тәкдим итәләр.

“Барлык проектлар да кызыклы. Эшләр өчен шартлар тудырабыз. Инженерлык коммуникацияләренә тоташу - бушлай. Резидентлар җир салымыннан һәм аренда түләвеннән 7 елга азат ителә. Электр энергиясе дә ташламалы тариф буенча бирелә”, - ди Марат Мифтахов.

2012 елда, “беренче карлыгач” булып, кулланыштан чыккан автомобиль шинналарын эшкәртү буенча “Кряж” ширкәте теркәлде. 2014 елда, Россия инвесторлары белән беррәттән, Төркия эшмәкәрләре көнкүрештә кулланыла торган полимер эшләнмәләр җитештерү буенча “ЛМР Пласт” ширкәтен ачып җибәрде. Бүген әлеге ширкәт 100 төрле продукция җитештерә. Хәзер ширкәт җитештерү мәйданнарын 3 тапкырга арттырды. “Авангард-Строй” ширкәте фатирлар һәм подъездлар өчен ишекләр, люклар эшләп чыгара.

2016 елның 6 аенда паркның резидентлары 300 миллион сумлык продукция җитештерде. Алга таба да яңа резидентлар җәлеп итү, җитештерү күләмен арттыру, парк биләмәсендә бизнес алып бару өчен уңай шартлар булдыру максаты куела.

Фотосурәттә: беренче резидент булып теркәлгән "Кряж" ширкәте кулланылышта булган машина шиннарыннан спорт мәйданчыклары өчен өслекләр эшләве белән дан казанды. Линия операторы Фәрит Шингарев эш вакытында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев