Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында "Ватан геройлары көне" акциясе үткәрелгән

Теләчедә “Олимп” яшьләр үзәге, “Җиңү волонтерлары” белән берлектә, “Ватан геройлары көне” акциясе үткәрде. Хәзерге буын каһарманнар бәрабәренә сугыш күрмәде, һәм аларны онытырга хакыбыз юк, дип яза “Теләче” газетасы. Россиякүләм акциянең максаты – кешеләргә Герой-шагыйрь Муса Җәлил биографиясн сөйләү, аның һәм көрәштәшләренең батырлыгы хакында аңлату. Район үзәге урамыннан үтеп йөрүчеләрдә әлеге чара уңай тәэсир калдырды, кайберләре туктап, Җәлил шигырьләрен дә сөйләп үтте. Белешмә өчен. Теләчедә "Волонтер" үзәге рәсми рәвештә эшли башлаганга бер ай булды. Аның эшчәнлеге “Олимп” яшьләр үзәге каршында алып барыла. Бүгенгә волонтерларның саны 25 – алар барысы да Теләче мәктәбе укучылары, башлыча, 8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар. Үзәк эшли башлаганнан бирле, волонтерлар инде берничә акция үткәреп тә өлгергәннәр, мәсәлән, “Тимурчы”, “Без сәламәт яшәү яклы”, “Бергә булышыйк”, “Балаларга хокукый ярдәм көне”, “Укучылар алкогольгә каршы”, “ВИЧ/СПИД СТОП!”. Шулай ук төрле акция кысаларында инвалид балалар янында булу, район геройлары турында әңгәмә-сораштырулар үткәрү һәм башка чаралар планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев