Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар уза

2018 елның 7 февралендә Теләче  районында язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең тууына 110 ел  тулуга багышланган  чаралар була. Олпат язучының туган ягына килүче кунакларны  иртән Олы Мәтәскә авылы каршы алачак. Фатих Хөснинең тормыш һәм иҗат чоры истәлекләрен туплаган әдәби-музыкаль кичә Теләче район мәдәният йортында уза. Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. Язучы истәлегенә узачак чараларда күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре: әдәбият галиме, филолия  фәннәре докторыФоат Галимуллин; шагыйрь, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча рәис урынбасары Рәмис Аймәт; танылган язучылар,  Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреатлары – “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Әмирханов,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар;  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низамиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Гомәр, Татарстан китап нәшриятенең бүлек мөхәррире Фирүзә Җамалетдинова; А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан  радиосы журналисты Дания Гайнетдинова, танылган нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева, Теләче төбәгенең сәхнә осталары катнаша.
Татарстан язучылар берлеге
Сурәт: kitap.net.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев