Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылган

Теләче районы Ямбулат авылы клубында “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы - якташлар очрашуы узды. Клуб мөдире Гөлфия Хәлиуллина җитәкчелегендә узган һәм Алисә Дәүләтшина алып барган авыл бәйрәмендә олысы да, кечесе дә актив катнашты дип яза “Теләче” газетасы. Бу көнне Ленино-Кокушкино авылыннан кунакка кайткан өлкән буын вәкиле Газзә Шәехова (җыр), Ямбулат авылында яшәүче ирле-хатынлы Әлифә һәм Миңнур Дәүләтшиннар (җыр), Нурия Әхмәтшина (үзе гамунда уйнап җырлады), Венера Фәхретдинова (җыр), Рафаэль Садыйков, Әнвәр Сәләхиев, ирле- хатынлы Рушания (бию) һәм Рамил Гәрәевлар (җыр), Миннур Солтанов (җыр), Сиринә Исмәгыйлева (җыр),Тәнзилә Әскарова (җыр), Айнур Әхмәтвәлиев (җыр), Мәрьям Дәүләтшина (бию), Лилия Әхмәтвәлиева (җыр), Галия Минһаҗева (нәфис сүз), Гүзәлия Кәримова (җыр), Әлфирә Кәримуллина (җыр), Ленино-Кокушкинода яшәүче туганнар Илдар, Ирек һәм Дамир Насыйровлар сәхнә тотты. Илдар белән Ирек җырлап күңелне ачса, Дамир әфәнде биеп йөрәкләргә дәрт өстәде. Ямбулат һәм Тәмте-Мәтәскә авылларында хезмәттә генә түгел, үзешчән сәнгатьтә дә актив халык. Алар монда да ачык, ихлас, тырыш һәм бер-берсенә карата ярдәмчел. Биредә оялып, тартынып тору дигән төшенчә юк. Җырлыйсы, биисе, сөйлисе килгән кеше сәхнәгә менә дә чыгыш ясый. Күңеле белән көр һәм хөр булган халыкка бу көнне әнә шундый иркен мөмкинлек тудырылды. Баксаң, аларның байтагы Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яши, хезмәт итә икән. Мөгаен, әлеге күчеш, үз заманынында биредә кошчылык белән фабрикасы ачылу белән бәйле булгандыр. Әмма алар да, Казанда яшәүчеләр дә туган авылларын онытмыйлар, авылда узучы бәйрәмнәргә һәрдаим кайталар, чараларда актив катнашалар икән. Моның гүзәл мисалын авыл Сабантуенда да күргәнем булды. Концерт алдыннан Казанда яшәүче Нурия Шаһимәрдәнова белән Гөлнур Наилева белән сөйләшеп утырдык. Алар авылга гел сагынып кайтулары, төп йорт килене Люция Галиеваның һәрдаим ачык-йөз, тәмле сүз һәм ризык-нигъмәтләр белән каршы алуын белдерделәр. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир диюләре хактыр. Әмма кайда гына яшәмәсеннәр, ямбулатлыларны бернәрсә берләштерә, алар сәнгатькә гашыйк: биергә, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә һәвәсләр. Авыл брендына әверелгән “Умырзая” фольклор ансамбле дә буш җирлектә тумагандыр. Төрле һөнәр ияләрен үзенә җыйган әлеге ансамбль район күләмендә үткәрелгән “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен... “ дип исемләнгән халык иҗаты фестивалендә беренче урынны яулап, республика күләмендә узган “Түгәрәк уен” җыенында, Казан Сабантуенда һәм башка мәдәни чараларда катнашырга өлгерде. Бу көнне дә умырзаялылар авылдашларын сокландырып, “Кияү мунчасы” дип исемләнгән фольклор күренешне күрсәтте, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев