Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районында 61 гаиләгә саву аппаратларына бушлай сертификатлар тапшырылды

Татарстанның Теләче районда 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы 61 гаиләгә саву аппаратларына сертификатлар бирелде. Аларны 27 июльдә муниципаль район Советының утырышлар залында район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин тапшырды. Чарада район активы, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Шунысын да искәртеп үтик: 2013 елда мондый ярдәм 95 гаиләгә насыйп булган иде, 2014 елда - 60, 2015 елда – 17 гаиләгә. 2013 елдан башлап, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга барлыгы 233 данә саву аппараты алу өчен 44,6 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән, диелә район газетасында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев