Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районы укучылары язучы Рашат Низами белән очрашкан

Шушы көннәрдә Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе укучылары якташлары - язучы, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Рашат Низами белән очрашты, дип яза районның "Теләче" газетасы. Укучылар туган телебезгә багышлап матур җырлар, аһәңле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу очракта ике бәйрәм, ике куаныч бергә килде дисәң дә була. Беренчедән, биредә балалар туган тел бәйрәмен зурлап бәйрәм итсәләр, икенчедән, кабат якташлары Рашат абыйлары белән очрашу шатлыгы кичерделәр. Рашат абый очрашу барышында әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәтен белдереп, туган телебезнең матурлыгы, аһәңлеге турында сөйләп кенә калмыйча, үзенең тормышындагы һәм иҗатындагы яңалыклар белән дә таныштырды. Күптән түгел генә аның халкыбызның бөек композиторлары, кабатланмас шәхесләр Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин һәм Салих Сәйдәшев турында әсәрләр китабы дөнья күргән. Ул очрашуда табадан гына төшкән китабын тәкъдим итеп кенә калмыйча, берничәсен мәктәп китапханәсендә, бәйрәмгә чакырулы булган кунакларга, авылның мөхтәрәм кешеләре ирле-хатынлы Фаягөл һәм Гыйьлван Фәтхуллинга, Рәкыя Галимовага бүләк итте. Болардан тыш, ул остазы, каләмдәше Хәсән Туфан белән бәйле булган истәлекләр белән дә уртаклашты. Бәйрәм – очрашу традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамлады, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев