Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районы Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында лауреат дипломына лаек булды

Теләче районының Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Сәнгатькә чикләр юк” I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында уңышлы гына катнашып кайтты. Рафил белән Гөлгенә Мөхәммәтхановлар һәм аларның уллары Айсаф, Альмир, Айбулат сәхнәдә уен кораллары белән татар халык көйләренә тезмә башкарып, конкурсның инструменталь жанрында "Музыкаль гаилә" номинациясендә лауреат дипломына лаек булдылар, диелә “Теләче” газетасы хәбәрендә.

Фестиваль-конкурс Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев