Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды

Иң элек мәдәният йорты фойесында өлкәннәрнең сорауларына районыбыз җитәкчеләре җавап бирде. Шунда ук өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Чарага килүчеләргә аларны сатып алу да мөмкинлеге булдырылган иде, дип хәбәр итә tulachi.ru.

Район үзешчәннәре катнашында узган концерт программасы өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде: алар һәр чыгышны көчле алкышлап, шуны раслады. Шулай ук бәйрәм концерты өлкән яшьтәгеләрнең чыгышы белән тагын да баеды кебек.

Чарада катнашкан район башлыгы Илдус Зарипов өлкәннәребезгә тыныч, имин тормыш теләде.

Өлкәннәр бәйрәмендә 50 ел бергә гомер кичергән парлар да катнашты. Аларга тантана барышында чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин Лесхоз картлар йортында яшәүче райондашларыбыз янында да булдылар. Алар биредә тәрбияләнүче сигез райондашыбыз белән аралашып, күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылар, дип хәбәр итәләр Теләчедән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев