Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районы нарасыйлары Кыш Бабайны каршы алган

Татарстанның Теләче районы Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә "ТеләчеИнформ" сайты.

Чара барышында балаларга районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре төрледән-төрле кызыклы уеннарда уйнатты. Күмәк уеннарда сабыйлар бик теләп катнашты. Шулай ук бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына Кар Кызы белән Кыш Бабай да килде. Балалар аларга үзләренең  җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин мөмкинлекләре чикле балаларга алга таба да көчле рухлы булып үсәргә теләде.

Шулай бу көнне чарада катнашучылар үзләрен спорт ярышларында да сынады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев