Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Теләче районы клублары төзекләндерелә

Теләче һәм Шәтке Мәдәният йортларында төзекләндерү эшләре башкарыла. Моннан тыш, быел республика программасы нигезендә Караширмә авылында 50 тамашачыга исәпләнгән авыл клубы сафка басты, федерель бюджет хисабына Үзәк бистәсендә 200 урынлы Мәдәният йорты төзелә башлады, дип яза “Теләче” газетасы. Шәтке авылы Мәдәният йортында алып барылган капиталь төзекләндерү эшләре инде төгәлләнеп килә. Республика бюджеты хисабына биредә Мәдәният йорты дивары гына калдырып сүтелде, түбәсе яңадан ябылды, ишекләр, тәрәзәләр, суүткәргечләр, электр, җылыту системалары алыштырылды, сайдинг материалы белән фасады төрелде, яңа җылыту котелы монтажланды һ.б.ш. эшләр башкарылды. “Төзекләндерү эшләре дәүләт программасына кертелгәнлектән, эш күләме алдан ук билгеле иде. Төзелеш матералларына кытлык күрмәдек. Шул сәбәпле, агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап, биредә эшнең туктап торганы булмады”, - ди участок мастеры Рафил Гатиятуллин. Төзүчеләр эшләрен август аенда тәмамларга ниятли. Авыл халкыннан битәр, мәктәп укучылары, яшьләр һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар сөенер инде әлеге яңалыкка, диелә район газетасы язмасында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев