Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Телебезне яклап шигъри видеомөрәҗәгать ясаган Зәлинә белән интервью

– Зәлинә, үзең белән таныштыра алмассыңмы? – Мин Хәйруллина Зәлинә, Саба районының Иске Мичән авылында туып үстем. Хәзерге вакытта миңа 17 яшь. Мин Югары Симет урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем алам. Без гаиләдә алты кеше: минем тагын ике энем һәм сеңлем бар, әтием һәм әнием. – Синең “Мин татарча сөйләшәм” шигырең интернетта бик тиз популярлашты. Бу шигырьне язу уе синдә кайчан туды? – Беркөнне без укытучылар белән татар телен саклап калу турында әңгәмә кордык. Татар телен бетерәләр дигән сүз чыккач, татар телен яклап калып, аңа ничек тә булса үз өлешемне кертү теләге туды. Шуңа күрә “Мин татарча сөйләшәм” шигырен иҗат итәргә булдым. – Əти-əниең сиңа татарча дөрес тəрбия бирделəр дип уйлыйсыңмы? Өйдə гореф-гадəтлəрне тотасызмы? – Әйе, әлбәттә, һәр бәйрәм саен татар кешесенең нинди йолалары бар, барысын да үтәргә тырышабыз. Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Безнең авылда татар теле сакланып калган, мин бик тә горурланам моның белән!   – Татар телен яклап чыгарга курыкмас идеңме? – Юк, курыкмас идем. Әгәр туры сүзләр кулланып, шундый юллар белән шигыремне язганмын икән, димәк, мин бернәрсәдән дә куркып калмаячакмын! – Сезнең сыйныфта рус телле укучылар бармы? Алар татар телен камил белеп чыгалармы? Югары уку йортына керерлек дəрəжəдə өйрəнəлəрме яки "ипи-тозлык" кынамы? – Безнең андый укучылар юк. Бездә һәммәсе дә чип-чиста татар телендә генә сөйләшә. – Синең сыйныфта "татар теле нəрсəгə инде ул, рус һəм инглиз теллəре генə дə җитə" дигəн сөйлəшү булмадымы? – Юк, киресенчә, инглиз теле нәрсәгә инде ул дигән темага аралашканыбыз истә, ләкин татар теленә андый сүзләр белән беркайчан да мөрәҗәгать иткәнебез булмады. – Сине татар теленә укыту программасы канəгатьлəндерəме? Әгәр мөмкинлегең булса, аны камилләштерер идеңме? – Мәсәлән, дәресләрдә татар теленә багышланган уеннар үткәрер идем. Татар теле дәресе атнасына нибары бер генә тапкыр керә! Мин ул дәресне арттырыр идем. Бер-ике дәрескә күбрәк керсә дә, балалар татар теле буенча белемнәрен камилләштерер иде. Татар теле дәресләрен арттыру ягын карар идем. Программага килгәндә, мин канәгать. Без татар телен җентекләп өйрәнәбез, барысын да белеп калырга тырышабыз.   – Син үзеңнең килəчəгеңне татар телен үстерү юнəлешендə бəйлəргə җыенмыйсыңмы? – Җыенам. Әле киләчәктә, мөмкинлегем булса, мин үземнең шигырьләремне бастырып чыгарачакмын. Татар телендәге шигырьләрем башка кешеләрдә дә үз хыялларын чынга ашырырга омтылуны уятырга мөмкин. – Татар теле икенче дәүләт теле белән бертигез хокукта яшəсен өчен Республикада нинди шартлар тудырырга кирəк, синеңчə? – Андый шартлар бар, ләкин дәүләттән генә, зур кешеләрдән генә тормый бит. Халыкның үзеннән тора. Әгәр алар татар телен белергә, өйрәнергә омтылалар икән, бу телне үзләштереп, үз телләрендәге кебек иркен сөйләшәчәкләр. Руслар да, татарлар да – алар барысы да бертигез.

"Татар китапларының саны аз"

– Татар халкына килəчəктə син хезмəт итəргə əзерме? Ни рәвешле? – Әйе, мин һәрвакыт әзер. Күбрәк татар телендә китаплар басылып чыгуын теләр идем. Хәзерге вакытта китапханәләрдә рус китапларын табарга мөмкин, ә татар китапларының саны бик аз. Интернет челтәрендә дә шул ук хәл. Белгәнегезчә, анда бихисап китапларның татар теленә тәрҗемәсе юк, шуның өчен безгә мәҗбүри рәвештә русча укырга туры килә. Шулай ук мәҗбүри рәвештә рус телендә сөйләшәбез, мөмкинлекләребез бик аз. – Əйтик, əгəр бик əйбəт эш урыны, хезмəт хакы, яшəү шартлары белəн Россиядәге берəр төбəктəн эш белән тəэмин итсəлəр, Татарстанны ташлап китəр идеңме? – Юк. Мин монда туып үстем, минем туганнарым, якын кешеләрем һәм дусларым бар. Алардан читтә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Минем өчен алар якын. Нинди генә шартлар булуына карамастан, ризалашмас идем. – Син яшьлəр өчен татарча чыккан газета-журналлар белән кызыксынасыңмы? Укып барасыңмы? – Әйе. "Идел" журналын күбрәк алырга тырышабыз. Хәзерге заман язучылары әсәрләре, алар кечкенә генә булса да, безнең өчен шифалы су шикелле. Димәк, кешеләр укый, язучы-шагыйрьләр яратып яза. Бу күренеш безне татар телен саклап калырга өнди.   – Татар миллəтеннəн булган яшьтəшлəреңə киңəшлəрең нинди? Татар телен саклап калу өчен нишлəргə кирəк?  – Минемчә, үз туган телеңне, үз туган йортыңны беркайчан да онытырга ярамый. Нинди генә авырлыклар, очраклар булса да, бергә булганда гына җиңеп чыгып була. Шуңа күрә, үз туган телеңне – татар телен якларга кирәк. Кая бара бу дөньялар? Кысалар татар телен, Күпме гасырларны кичкән Татарның туган телен. Зур башлыклар күптән качты, Нинди кыю икәнсез! Моңарчы якларбыз диеп Безне алдап йөргәнсез. Хурлык бит бу... Эх, милләтем! Хурлыкның иң зурысы! Тату яши иде телләр, Удмурт, мари, урысы... Кемгә комачау иттек без? Нигә дип кыланасыз? Нинди сәбәпкә бу юлы Сез, зурлар, сылтанасыз? Минем телем – татар теле, Мин татарча сөйләшәм, Һәм үземнең милләтемә Мин татарча эндәшәм! Кардәшләрем һәм дусларым, Әйдәгез, бердәм булыйк. Кыюлыкны учка җыеп, Бергәләп каршы торыйк. Муса Җәлил, Тукай, Алиш – Яшәгән милләт өчен. Тарихларда татар теле Уелып калсын өчен. “Әни” диеп тел ачыла. “Әти” дип тибә йөрәк. Һәр кешегә – миңа, сиңа Үз телен белү кирәк.

Интертат

Автор: Зилә Мөбәрәкшина

Фото: Солтан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев