Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Телебезне сакларга телибез" - Лиана Хәмәдъярова

“Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага килү безгә киләчәктә телне тирәнрәк өйрәнүгә стимул булды”, - дип белдерде Канададан килгән Лиана Хәмәдъярова. Ул – быелгы олимпиадада катнашкан Латыйфа Әхмәтҗанованың әнисе. Латыйфа “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзенең Монреаль көллиятендә 7 нче сыйныфта укыганын әйтте. Аның халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнашуы. “Татар теленә әнием өйрәтә”, - ди ул. Латыйфаның әнисе Лиана ханымның чит телдә сөйләшкәндә акценты сизелсә дә, татарча ул шактый яхшы сөйләшә. “Без милләтебез белән татар. Алма-Атадан 1995 елда Монреальгә күчендек. Француз провинциясе булганлыктан, Латыйфа инглизчә, французча да яхшы сөйләшә. Рус телен дә белә, мин аңа татар телен дә өйрәтәм. Латыйфаның сеңлесе Далия бар, кызларым үзара французча сөйләшкәндә, мин аларны туктатып, “үзебезнең телдә сөйләшегез” дип әйтәм”, - ди Лиана ханым. Әңгәмәдәш үзләрендә сентябрь аеннан кечкенә балаларга Казаннан Алимә Сәлахетдинова дигән бер мөгаллимәнең 5 яшькә кадәрге балалар өчен татар теле дәресләре үткәрә башлаганын әйтте. “Олылар өчен дәресләр юк, өйдә әниләре өйрәтергә тиеш инде. Хәзер татар телен Интернет аша да өйрәнеп була. Олимпиададан соң “Ана теле” онлайн-проекты буенча өйрәнә башларбыз дип торам. Безгә стимул булды монда килү. Хәзер Латыйфага татар телен тагын да ныграк өйрәтергә телим”, - ди Лиана Хәмәдъярова. Аның сүзләренчә, Латыйфа Габдулла Тукайның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен укый. “Татар телендә әдәби сүзләрне белмәгәч, Латыйфага татарча уку авыррак әлегә”, - ди ул. Латыйфа халыкара олимпиадага бер ай эчендә әзерләнгән. Лиана ханым кызына әзерлек вакытында югарыда телгә алынган Алимә ханым да, Монреаль татарлары ассоциациясе президенты Рузилә Миргалиева да ярдәм иткәнен билгеләп узды. “Җәмгыятебездә очрашулар, төрле мастер-класслар үткәрелә. Балаларны, олыларны җыеп, телебезне сакларга телибез”, - ди Лиана Хәмәдъярова.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев