Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тел вәзгыятен ничек үзгәртергә?

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә­ге шау-шу куерганнан-куера бара. Соңгы арада ата-ана­лар арасында мәктәпләргә барып: “Татар телен укытуларын теләмибез”, – дип гариза язучылар кү­бәй­де. Социаль челтәрләр авызына скотч ябыштырылган “Әлифба” сурәте белән тулды. Ничек уйлыйсыз: татар теле белән бәйле бу вәзгыятьне ничек үзгәртергә мөмкин?   Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, публицист, җәмәгать эшлеклесе: – Россия Президентының ул җыелыштагы чыгышы – указ түгел. Бу хакта бәхәс­лә­шәбез икән, Путинның икенче төрле күрсәтмәсе дә бар. 2002 елда 30 август көнне Бөтен­дөнья татар конгрес­сының өченче корылтаенда Путин болай диде: “Полная дурь и бред, если кто-то запрещает в многонациональной стра­не родной язык или препятствует этому. Абсолютно недопус­тимо, вредно для страны в целом. Россия – сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства“. Ул бу сүз­ләрен кире алмады, димәк, ул үз көчендә кала. 2005 елда Ка­занның меңьел­лыгын үт­кәр­гәндә, Путин тантаналы җые­лышта бу фикерен бик оригиналь формада тагын бер кат раслады. Ул чакта аның чы­гышының өч­тән бере диярлек татар телен­дә барды. Аң­лап җиткермәсә дә, тырышып, әзерләнеп кил­гән иде ул. Россия тарихында беренче тапкыр ил җитәк­че­сенең Казанда татарча сөй­ләве иде бу. Бу – үзе үк бер символ, күрсәтмә. Шул рә­веш­ле Путин татар теленә, татар халкына, Татарстанга мө­нә­сәбәтен күрсәтте һәм 2002 елда әйтелгән фикерен тагын бер кат раслады. Безгә шуңа таянырга кирәк. Кызганыч, Россиянең милли мәктәпләр сәясәте Путинның шушы сүз­ләренә 100 процент капма-кар­шы юлдан китте. Дәүләт­нең мәгариф стандартыннан милли компонент алып ташланды. Ул безнең мәктәп­ләр­не бетерде. БДИ­ның милли уку телендә тыелуы исә бе­терелгән милли мәк­тәпләргә контроль ату бе­лән бер булды. Хәзер безнең соңгы мөм­кинлегебез калды. Без татар теленең тигез хокук­лы дәүләт теле булуына таянып, руслашып беткән мәк­тәп­ләр­дә татар балаларына бераз гына татар телен саклап кала алабыз. Аны да бетерсәк, безнең татар телен яклау, сак­лау турында Россиядә бер генә закон да, бер генә маддә дә, карар да калмаячак. Бу сәясәт бөтен халыкларны тиз арада руслаштырып, бер мил­ләт ясауга юнәлтелгән. Тик бу барып чыкмаячак. Татарны да, чуашны, якутны, башкорт­ны да бетереп булмаячак! Әмма аның бер нәти­җә­се булачак. Россияне эчтән как­ша­ту, халыкларны бер-бер­сенә каршы котырту, өс­тән “җебе­тү”, гомуми патриотизм тойгысын бетерү... Мин моңа һич ышанмыйм, ахмаклык дип кабул итәм. Бу – кем­неңдер шушы патриотизм рухына таянып, Россия эчендә ызгыш уяту сәясәте. Аны хә­зер ни өчен Татарстаннан баш­лыйлар? Чөнки башкаларыннан башласалар, ул кадәр резонанс булмаячак. Алар өчен Татарстан мәсьә­ләсе иң катлаулысы. Ник дигәндә, республика бу турыда үз хокукларын актив яклап бара. Татар халкы, Татарстан белән мәсьәлә хәл ителсә, башка халыклар белән проблема булмаячак. Марк ШИШКИН, тарихчы, туган якны өйрәнүче: – Бу вәзгыятьне татар те­ленә өйрәтү методикасын ка­милләштереп кенә үзгәр­тер­гә була, минемчә. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү алымнары бүген бик аксый. Ул ниндидер текст ятлатып утырудан бигрәк, татар телен күбрәк аралашу өчен кулланырлык итеп өй­рәтерлек булсын иде. Күп оч­ракта балалар мәктәптә бер­ничә ел татар телен өйрәнеп тә, ул телдә аралаша алмый. Шушы күренеш еш кына күпләрне татар телен өйрә­нүдән биз­дерә дә инде.  Мин үзем татар телен бер ел гына өй­рә­неп кала алдым. Тик бу телне ныгытып үзләштерә­сем килә. Аңа өй­рәтүче методикаларны барлый башладым инде. Вакыт кына җит­сен. Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы” ди-джее: – Монда сорауны татар те­ле ирекле рәвештә укытылырга тиешме-юкмы дип тү­гел, ә аны ничек укыту, про­грамманы бала телне җи­ңел үзләштерерлек итеп үз­гәртү мәсьәләсен күтәрер­гә кирәк. Оппонентларның кү­бесе татар телен укыту про­грам­ма­сының катлаулы булуы аркасында каршы чыга бит. Рус милләтеннән булган ата-аналарның күп­челеге татар теленнән баласы белән дәрес хәзерлә­гәндә еш кына ярдәм сорап татарларга мө­рә­җә­гать итә. Чөнки алар кайвакыт хәтта бирем­нәрне дә аңлый алмыйлар. Безнең республикада татар телен үстерү өчен шартлар бар. Тик максатчан, күпкыр­лы, бер­дәм булып эшли торган программа җитешми. Казаныбызда узган күп кенә чараларда хәтта татарча исән­ләшү дә юк. Алар тулысынча диярлек рус телендә бара, рус телендә трансляцияләнә.  Шуңа йөрәк әрни.  
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев