Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тел галиме Фуат Ганиевнең рус-татар сүзлеге сөйли торган сүзлек буларак тәкъдим ителә

Тел галиме Фуат Ганиев сүзлеге буларак танылу алган рус-татар сүзлеге киң катлау кулланучыга беренче мәртәбә сөйләшә торган сүзлек буларак тәкъдим ителә. Проектның максаты - Фуат Әшраф улының фәнни мирасын татар телен интернет аша өйрәнергә теләүче һәркемгә җиткерү һәм аны җиңеләйтү, мавыктыргыч итү. Бу хакта “Татармультфильм” хәбәр итә. Галим Фуат Ганиев истәлегенә багышланган әлеге интеренет-проектны, аның оныгы Азат Ганиев тормышка ашыра. “Хәзерге вакытта сүзлеккә 30 меңнән артык сүз кертелгән. Ул кулланучы өчен уңайлы һәм гади итеп эшләнгән. Әлеге проектның төп үзенчәлеге шунда, аны бер үк вакытта укырга да, ишетергә дә була. Сүзлекне хатын-кыз аваз һәм сүзләрне дөрес итеп әйтеп, төгәл һәм кимчелексез яңгырата. Интернет-сүзлектән һөнәре буенча кирәксенгән кешеләр дә, татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр дә кулланырлар, дип ышанып әйтә алам. Ә иң мөһиме – ул вакыт һәм урын белән чикләнмәгән. Түбәндәге сайтка дөньяның теләсә кайсы почмагыннан керергә була: www.ganiev.org”, - ди Азат Ганиев. Сөйли торган сүзлекне төзүне ул гаиләнең шәхескә мәхәббәте һәм Фуат Әшраф улы Ганиевкә карата зур хөрмәт билгесе дип саный. “Без бу проектны тормышка ашыручы Татар балалар нәшрияты коллективына рәхмәтлебез. Ф.Ә. Ганиев бу нәшриятның баш мөхәррире һәм фикерләре белән рухландырып торучысы иде. Аның фикерләре әле дә төрле яшьтәге балаларга адресланган китапларда, Татарстанның әйдәп баручы галимнәре тарафыннан төзелгән яңа буын дәреслекләрендә тормышка ашырылып килә”, - ди ул. Белешмә өчен: Фуат Ганиев – төрки телләр белгече. Ул татар теле грамматикасы һәм сүз ясалышы буенча күп эзләнүләр үткәргән. Шулай ук “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында Татарстан республикасы законы” һәм “Татарстан Республикасы халыклары телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы” дигән ике проектның авторы. Фуат Ганиевнең 350 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән, 24 монографиясе бар. Фуат Ганиев – “Рус-татар сүзлеге”, “Татар-рус сүзлеге”, өч томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Төрек-татар сүзлеге”, “Татар-төрек сүзлеге” һәм башка күп кенә сүзлекләр авторы. Бу китапларның гомум тиражы – 600 мең данә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев