Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тәкъдим ителгәннәрнең күпләре Г.Тукай премиясенә лаек" - Мәдинә Маликова

Г. Тукай премиясе, ул дәүләт бүләге, шуңа күрә аны төрле өлкәләрдә иҗат итүчеләргә тапшырырга мөмкин, диде Татарстанның һәм Россиянең аткзанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х. Ямашев премиясе лауреаты, татар хатын-кызларыннан беренче романчы Мәдинә Маликова «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исеме, әлбәттә, зур, ә менә премиясе инде (үзем алырга җыенганнан түгел) чамалы гына. Республиканың мөмкинлекләре шулайдыр, дип уйлыйм. Тәкъдим ителгәннәрнең күпләре аңа бик лаек дип саныйм. Талантлы иҗат итүчеләрнең барысына да бирәсе килә...» - ди Маликова. Быел Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» дигән китабы Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителде. «Бу китапка берничә әсәр кергән. Монда роман, повесть, берничә истәлек-хатирәләр урын ала, - ди Мәдинә Маликова. «Арыш тәме» романының язылуы үзенә бер гаҗәеп тарих булды. Татар радиосыннан бер урыс хатыны сөйли. Татар телендә тапшыру булырга тиешле вакытта аны русча сөйләтәләр. Арыш сортларын чыгаручы селекционер ханым булды бу. Ул чыгарган арыш сортлары илнең 16  өлкәсендә  игелә икән. Хезмәте турында шулкадәр рухланып сөйли, әйтерсең лә җырлый, шигырь сөйли.  Дулкынланып тыңлыйсың.  Радиодан тыңлаганнан соң, бу ханымны табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Мин аны эзләп таптым. Арыш турында сөйләде дә сөйләде инде, шулай ук төрле язмышларны да бәян итте. Ул сөйләгәннәргә үземнең тормыш тәҗрибәмне өстәп, мин җиңел генә, рәхәтләнеп  роман язып куйдым. Бик тиз язылды. «Казан утлары» журналына тапшыргач, анда әсәрләр күп булу сәбәпле, укып өлгермәделәр - ул китап булып басылып та чыкты. Бик тиз сатылып бетте. 3 мең тираж белән чыккан иде, бер ел эчендә алып бетерделәр. 2012 елда басылган иде, 2014 елда яңадан чыгарырга насыйп булды... Татарстан милли китапханәсенең беренче дәрәҗәдәге дипломына да лаек дип табылды».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев