Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Театрлар үзгәрә, "Үзгәреш җиле" үзгәрми...

Театр әһелләрен бер үк сораулар борчый, тамашачы исә Казандагы биш дәүләт театрыннан күбрәк татарча спектакльләр көтә. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мө­хәм­мәтҗанов репертуар яңалыклары белән таныштырганчы, “Үзгәреш җиле” эстрада фестивален үткәрү даталарын атады. Ул быел 1-3 декабрьдә узачак. “ВТ” хәбәрчесенең быелгы үзен­чәлекләре турындагы соравына исә, бер атнадан чыгачак реклама ролигын кө­тегез, дип җавап бирде.   Шулай да, фестиваль юнәле­шенең узган елгы кебек калуын, быел да җырчылар­ның классик әсәрләрне башкарачагын хәбәр итте. Җитәкченең артистлар сайланышы турындагы комментарие да кызыклы: “Авыл-шәһәрләрдә бик кызыклы җырчылар бардыр, бәхәсләшмим. Ләкин без үзебезнең җырчылар белән генә эш итәбез. Алар Мариин театрыннан, Уфадан, Санкт-Петербургтан булырга мөмкин”, – диде ул. Узган елгы матбугат очрашуында Рәүфәл әфән­дедән ни өчен театрда татар әсәрләре куелмый дип тә сораганнар иде. Ниһаять, театр татар әсәренә алынуы белән дә мактана ала. Шулай да, Резедә Әхиярованың “Сөем­бикә” операсын быел күреп булмаячак әле, җи­тәкче аны 2018 ел премьерасы диде. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов исә танылган драматургның 130 еллыгына бик җентекләп әзерләнүләре турында сөй­ләде. Тинчуринны искә алу туган көнендә бюст ачу, документаль спектакль күр­сәтү, Архангел зиратындагы туганнар каберлегенә чә­чәк­ләр салу белән генә чик­ләнмәячәк, диде җитәк­че. Тинчуринның иң яхшы әсәр­ләрен гастрольләргә, әйтик, Германиягә алып бару, Казандагы Тинчурин исемен­дәге паркта да драматург­ның бюстын урнаштыру каралган икән. Бюст киләсе елның августында урнаштырылыр дип көтелә. Моннан тыш, театр яшь алмаш әзер­ләү эшенә ныклап тотынмакчы. Тиз­дән театр каршында балалар студиясе эшли башлаячак. Камал театрының яңа­лыклары белән труппа җәй­ге яллардан чыккач танышкан идек инде. Әдәби тән­кыйтьче Нияз Игъламов бу юлы шул яңалыкларны искә алып, Рамил Төхвәтуллин­ның Качалов театрыннан үзләренә кайтуын һәм Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендә төп роль­ләрнең берсен уйнаячагын хәбәр итте.   Моннан тыш, театр блогерларын барлау һәм укыту эшенә алынганнар икән. Игъламов моны болай аңлатты: “Хәзер театр турында кем генә, ни генә язмый. Биг­рәк тә сүз интернет киң­лекләрендә куера. Шунысы да бар: кайбер блогер­лар­ның укучылары газета-жур­нал тиражыннан бер­ничә тапкыр артыграк. Ниш­ләп әле аларны театр турында профессиональ дә­рәҗәдә язарга өйрәт­мәс­кә? Өстәве­нә блогерларны укуы бермә-бер кызыграк”. Курчак театры да яңалыкларга бай. “Әкият” театры җитәкчесе Роза Яппарова быелгы премьералар белән яңадан таныштырды һәм Нәфисә Ис­мә­гый­лова язган, сәхнәләш­тергән “Тамчылар” спекта­кленең эчтәлеге белән таныштырырга да иренмәде. Куелышы, эчтәлеге ягыннан да яңалык, дип бәяләде ул аны. “Әкият” яңалыкларга бай һәм билет сатып кына да елына 30 миллион сумнан артык акча эшләргә сәләтле, диде җитәкче. Качалов театрының сән­гать җитәкчесе Александр Славуцкий исә театр турында язучы журналистларга мөрәҗәгате белән истә калды. “Театрны яратырга ки­рәк. Ләкин бу мәхәббәт профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. Һәм каршылык­ларсыз. Чөн­ки без барыбыз да бер көй­мәдә. Аңла­шып яшәгәндә генә алга китеш була”, – диде ул.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев