Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Театрлар Сабан туе Әтнәдә булачак

Быел театрлар Сабан туе 24 июньдә Әтнәдә булачак. Бу турыда Кәрим Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итте. Унберенче тапкыр уза торган традицион бәйрәмдә Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш булачак, диелгән әлеге хәбәрдә. Көрәш батырына кыйммәтле бүләк – автомобиль була. Ярышта дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.
  • Беренче тапкыр театрлар Сабан туе тарихы 2005 елда булды. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, Президент ярдәме белән уздырыла башлады. Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында узды. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.
Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Татар-информ
Фото: tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев