Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Театраль сәнгатькә Татарстанда ихтыяҗ зур" - Эльвира Камалова

22 декабрь Казанда Татар театрына 110 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Ул Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылды. “Нәкъ 110 ел элек Казанда рәсми спектакль тәкъдим ителгән. Татар дөньсының дәртен уяткан бу данлыклы вакыйга театрның туган көне булып тарихка кереп калды. Бүгенге конференция Театр тарихын барлауда, аны саклауда, алга үсешкә илтүдә тагын бер мөһим адым”, - диде Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова: “Театраль сәнгатькә Татарстанда ихтыяҗ зур, аңа тәкъдимнәр бар. Министрлыкта эшләгән дәвердә театр һәм татар эстрадасының көн үзәгендәге темалар булуын аңладым. Театр яши. Театр җәмгыятьтәге фикерләр катализаторы”, - дип билгеләп үтте. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов: “Безнең театрларга Россия төбәкләрендә көнләшәләр. Театр заллары тамашачылар белән һәрвакыт тулы. Тамашачыларның 70 проценты яшьләр. Димәк, театр яшәячәк”, - диде. Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов: “Татар дөньясының, татар үткәнен, бүгенгесен, киләчәген халыкка алып килеп җиткергән татар театрының 110 ел тулу уңаеннан җыелдык. Әгәр дә халыкның үткәнен беләсең килсә, аның тарихына кайтырга кирәк. Әйе, милләтебезнең динен, бабайларыбыз кар көрәп, кача-поса Корбан гаетләрен үткәрүләрен, гореф-гадәтләрне дә, киемнәрне дә театр саклап калды, театрда комганны да, чабатаны да күрдек. Арабыздан киткән, театр дөньясында тирән эз калдырган шәхесләребез алдында баш иябез. Театр үз эченә актер, драматург, рәссам, хореографлар хезмәтен ала. Шулар белән идарә итүче дирижер - режиссер белән туа торган хезмәт – ул театр. Халкыбыз театрны ярата, заллар гел тулы”, - дип, фикерен җиткерде. Соңыннан фәнни чыгышлар тыңланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев