Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстаннан ике спектакль катнаша

Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Татар-информ»). «Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабы дәвам итә. Татарстанны әлеге этапта Чаллының «РИФ» мәктәп театр студиясе һәм Казанның Камал театры каршындагы актерлык осталыгы мәктәбенең III курс студентлары тәкъдим итәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«РИФ» студиясе җитәкчесе Галина Иванова сүзләренчә, студиядә шөгыльләнүчеләр Георгий Хугаевның «Кара чикмән» пьесасы буенча спектакльне үзләре сайлап алган.

«Парковка» спектакле режиссеры Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, Сөмбел Гаффарованың «Парковка» пьесасы ахырзаман турындагы дини күзаллауларга нигезләнгән.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабы 31 октябрьдә төгәлләнә. Номинациядә җиңүчеләргә истәлек билгеләре һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев