Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Театр сәнгате өлкәсендәге Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре кемнәргә тапшырылыр?

2017 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла. 2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булдылар. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе - Татарстан Республикасының мәдәният Министры Сибагатуллин А.М.

М.Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә, Камал театрының Зур сәхнәсендә, Н.Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы "Миркәй белән Айсылу" спектакле премьерасы алдыннан узачак.
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев