"Татар милләте – яшь милләт" - Мансур Гыйләҗев (әңгәмә)

Мансур Гыйләҗев бүгенге татар театрына күзәтү ясап, аның проблемалы яклары турында сөйләде. Драматург театрларның режиссер кулына калуын “куркыныч күренеш” дип бәяли.
Мансур Аязович, татар театрының күптән килгән тарихы бар. Сез бүгенге татар театрын ничек бәялисез? Аның нинди казанышларын сез атап әйтер идегез, мәсәлән, бүтән халыкларныкы белән чагыштырганда? Нәрсә җитеп бетми?     ─ Минемчә, безнең милли театр тормышыбызда бик күп нәрсәләрне тасвирлый һәм бик күп нәрсәләрне аңлата. Беренчедән, аңларга кирәк: без ислам динен тоткан милләт. Шуңа күрә бездә борынгы театр берничек тә була алмаган, безнең театрыбыз бик яшь. Гомуми театр сәнгатен алсак, берничә мең еллык тарихы булган театр белән чагыштырганда безнең 100-110 еллык театрны әле "балачак театры" дип әйтергә була. Һәрхәлдә, бүген безнең чын, зур мәгънәле, академия рәвешенә җиткән театр бар. Һәм аның дөньяви сәнгатьтә үз урыны бар. Урысча әйткәндә, аның турында "конкурентноспособный" дияргә була. Шуңа да аны чын профессиональ театр дип әйтергә була.     Безнең театр нәрсәне аңлата? Шәхсән минем өчен театрыбыз безнең яшь милләт булуыбызны аңлата. Кайбер кеше без бик борынгы милләт дияр. Борынгы һәм бөек милләтләр алар сәнгатьтә, әдәбиятта эз калдыралар. Дөньяви сәнгать, бигрәк тә әдәбият сәнгате, ул борынгы грекларның мифологиясенә нигезләнә, шуңа күрә грек милләте борынгы, зур тарихлы милләт. Ә безнең сәнгать бик яшь. Безнең театр бик яшь. Шуңа безнең милләтне дә яшь дип саныйм. Ләкин бернәрсәдән дә куркырга кирәк түгел. Без яшь икән, димәк, безнең киләчәгебез әле бик зур, без әле һәр сәнгать өлкәсендә аякка гына басып киләбез. Моны ачыктан-ачык аңларга һәм күрсәтергә кирәк. Театрның роле шулхәтле зур, безнең театр ул театр гына түгел. Евтушенконың шундый сүзләре бар: "Поэт в России больше, чем поэт". Безнең милләт ул театр гына түгел, ул театрдан киңрәк, җитдирәк.  

“Татар балалары” дигән яңа милләт барлыкка килде

  Минем бар шундый дусларым, яшьтәшләрем, аларның әти-әниләре, әби-бабалары татарлар, алар татар исем-фамилияләрен йөртәләр, әмма бүгенге көндә алар татар түгел. Мин аларны татарның балалары дип саныйм. Бүген, минемчә, яңа милләт барлыкка килде, ул "татар балалары" дип атала. Алар нәрсәдер сизәләр, аларның генетикасында нәрсәдер бар, ләкин татарча бер сүз аңламыйлар, татарча сөйләшмиләр, татарча укымыйлар һәм динне дә сакламыйлар. Шул сәбәпле, мин аларны чын мәгънәдә татар дип саный алмыйм һәм "татар балалары" дип атыйм. Аларны бернәрсәдә гаепләп тә булмый. Иман ягыннан алар күбесе яхшы кеше. Минем шундый күренеш күзәткәнем бар: бу кешеләр театрга киләләр дә үз милләтләре белән театр аша танышалар, үзләрен татар итеп таный башлыйлар, кызыксына башлыйлар. Менә бу гаҗәеп күренеш. Бүгенге көндә бу театрның гаҗәеп зур роль уйнавын аңлата. Шуңа күрә бүген театрга һәр яктан бик зур игътибар булырга тиеш: сәнгатьчеләр ягыннан да, бигрәк тә, дәүләт ягыннан. Мин бүген театр залларыбыз тулы булуына  бик шатланам. Театрлар саны арта. Соңгы 20 елда Казанда гына ике театр барлыкка килде, тагын берничә театр республикада оешты. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Театрыбыз яшәсә, милләтебез дә күтәреләчәк, милләтен югалткан кешеләр, милләтләрен танып, үзләренең татар булуларын таныячаклар һәм моны балаларга да өйрәтәчәкләр. Минемчә, бу бик мөһим күренеш, һәм монда театрның зур роле бар.   Татар балалары татарга әйләнә аламы? ─ Һәрхәлдә, кеше үз милләтенә кайтырга тиеш, чөнки генетика дигән бик көчле нәрсә бар. Бер генә мисал китерәм. Кайчандыр безнең нәсел чын, тирән мәгънәдә бик дини булган. Ләкин Советлар Союзы чорында, бигрәк тә революциядән соң, дингә каршы бик зур көрәш барган, шуңа күрә дин тоткан кешеләрдә бик нык курку хисе туган. Шул сәбәпле, безнең нәселдә дин тынып калган, онытыла башлаган, мәсәлән, безне намазда үстермәделәр. Әмма генетика дигән нәрсә бар. Менә минем балалар дингә үзләре, үз теләкләре белән кире кайттылар. Минем теләк белән түгел, көчләп, киңәш биреп тә түгел, үз теләкләре белән.  Балаларым намазда, мәчеткә йөриләр. Әлбәттә, алар телне дә беләләр, сәнгатьне дә. Аллага шөкер. Милләткә кайту, минемчә, шулай, генетика аша була. Без кайбер ямьсез күренешләрне генетик яктан кабул итә алмыйбыз. Безнең театр, мәсәлән, эчкечелекне, мәгънәсез күренешләрне, ямьсезлекне кабул итми, бу безнең генетикада. Ә менә рус театрында эчү ─ ул табигый күренеш,  ул гармониядә. Рус театрына пьеса язу бик җиңел. Чөнки кайчак кешенең холкын, язмышын, сюжетын нигезләп булмый, ә кеше [герой] аракы эчсә, бөтен нәрсәне нигезләп була. Берәр кеше мәгънәсезлек эшләгән икән: "Бу тормышта болай булмый”, – диләр. Ә аракы эчсә, бөтен нәрсә дә була.  Аракы эчкән кешенең гамәлләрен нигезләп була. Ул исерек булган! Бүгенге рус театрында бөтен популяр пьесалар аракыга нигезләнгән. Исерек хәлдә кеше нишләсә дә, нәрсә хәл итсә дә, аның нигезе бар, мантыйгы бар, аны акларга була. "Ә, ул исерек булган!" Мәсәлән, рус сәхнәсендә иң популяр пьесаларның берсе. Бер хатын-кыз үзенең ирен үтерә дә дуңгызларга ашата. Менә шуннан сюжет башланып китә. Ә татар театрында андый пьеса була алмый, чөнки безнең мохитебезгә, безнең холыкка, иманыбызга мондый темалар, күренешләр, атмосфера берничек тә туры килми. Безнең театрыбызда шундый милли, матур, ихлас, чиста, пөхтә атмосфера яши. Шуңа күрә безнең театрыбызга безнең милләт кенә түгел, башка милләтләр дә тартыла, чөнки башка театрларда андый күренеш күзәтелми.  

“Әлмәндәр – бөек персонаж”

  Татар театрына хас булган күренешләрне атадыгыз. Тагын пафос та хас түгел микән татар театрына? Мәсәлән, шул ук рус театры белән чагыштырсак. ─ Юк, пафос дигән нәрсә безнең театрга хас түгел. Бәлки, ул безгә кирәк булыр иде, ләкин бездә пафосны күргәнем юк. Милләтебездә ул бар, ләкин театрда юк. Бездә башка күренешләр бар, инде әйтеп киткән пөхтәлек, чисталык, иман. Аннары бездә милли характер дигән нәрсә бар бит. Бөек рус режиссёры Никита Михалковның "загадочная русская душа" дигәне бар. Аның белән килешергә була, ләкин русның гына түгел, һәр милләтнең күңеле бик серле. Һәм мисал итеп, безнең бөек персонаж Әлмәндәрне әйтергә була. Нигә бу персонаж шулхәтле үзенә тарта? Чөнки анда ниндидер сер бар, аны аңлатып бетереп булмый. Һәм ул сер ─ логика белән берничек тә аңлатып булмый торган безнең милли сер. Әлмәндәр бит ул башкорт та, чуваш та, мари да түгел, ул чын татар кешесе. Бигрәк тә Шәүкәт Биктимиров башкарган рольдә. Аны бер милләт белән дә бутап булмый, ул үзенең тирән сере булган чын татар кешесе. Шул сере белән ул кешене үзенә тарта, баета һәм озак яшәүгә теләк уята.   Әлмәндәрне эчеп йөри торган, ничә яшендә өйләнмәкче булган, бик дөрес булмаган юлда йөри торган бабай дип атаучылар бар. Шул сәбәпле, аны берникадәр гаепләү дә очрый. Сез мондый гаепләү белән килешәсезме? ─ Беренчедән, ул әче бал эчә, аны безнең милли эчемлек булган дип әйтергә була. Аннары ул бит аны шулкадәр матур иттереп, күп эчмичә, исермичә, бернинди ямьсезлеккә тартылмыйча эшли. Аннары кызлар артыннан йөрү ул бит инде табигатьнең иң зур инстинкты. Ир кеше яшь кызларга күз сала икән, димәк, ир кеше исән. Монда бит бернинди бозыклык юк, шуңа күрә монда Әлмәндәрне гаепләү, минемчә, дөрес түгел. Аннары шуны аңларга кирәк, 1980 елларда Марсель Сәлимҗановка каршы, ул ишаннарны дөрес күрсәтми, алар андый булмаган, безнең милләт андый түгел, бездә эчкечелек тә, бозыклык та булмаган дигән фикерләр ишетелгән иде. Академия театрында пресс-конференция вакытында Марсель Сәлимҗанов сәхнәгә чыкты да: "Без бит тере милләт! Тере милләттә бөтен нәрсә булырга тиеш һәм ул бездә булган да. Бездә эчкечелек тә булган, наркотиклар да булган, фахишәлек тә булган. Без бит тере кешеләр, тере милләт", ─ дип әйтте. Һәм мин бу сүзләр белән килешәм. Тормышта нинди күренешләр бар бүгенге көндә дә безнең милләттә бөтен күренешләр бар. Изге, табигатьтән читтә торган милләт дип әйтә алмыйм татарны.  

“Комедия – бик авыр жанр”

  Күп кенә режиссёрлардан драма әсәрләре җитми дигән сүз ишеткәнем бар. Шул сәбәпле, алар чәчмә әсәрләрне дә, пьеса итеп эшкәртеп, сәхнәгә куярга мәҗбүр. Сез ничек уйлыйсыз, режиссёрларның болай дип әйтүе нәрсәдән килә? Драматурглар, драма әсәрләре җитмиме? ─ Бу бик яхшы күренеш. Һәр режиссёрда яңа темаларга, яңа пьесаларга, яңа авторларга ачлык булырга тиеш. Күз алдына китерәсезме, бер режиссёр килә дә әйтә: миңа бернинди яңа пьеса кирәк түгел, минем пьесаларым шулкадәр күп ─ өстәлем тулган, мин бернәрсә дә эзләмим, миңа пьесалар китермәгез, ди. Режиссёрда, һәр театрда мохтаҗлык, ачлык булырга тиеш. Мин бу күренешкә нык шатланам. Төрле шәһәрләрдән, төрле театрлардан гастрольләргә киләләр дә, мине күрсәләр: "Мансур, кайда пьесалар? Безгә пьесалар кирәк!" ─ диләр. Бу яхшы күренеш. Димәк, алар яңалык, яңа тема, яңа пьеса һәм авторларны көтәләр. Бу нәрсәне тасвирлый? Димәк, безнең театр каядыр омтыла, нәрсәдер эзли, алга бара. Театр менә шулай яшәргә тиеш. Элек һәр режиссёрның өстәлендә авторларның бер төргәк кулъязмалары ята иде. Театрга көн саен яңа пьесалар килергә тиеш. Кемнеңдер хезмәтен куймыйлар икән, бу да яхшы күренеш. Димәк, эзләнү хәлендә театрыбыз.   “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә яңа әсәрләр арасында комедияләр юк дип әйттеләр. Ничек уйлыйсыз, ни сәбәпле комедия язучылар азрак? Халык көләргә яратмыймы, әллә комедия язу авырмы? ─ Сәнгатьтә төрле чорлар була. Халыкның һәр чорда да – авыр чорда да, илебез, дөньябыз яхшы хәлдә булганда да, сугыш вакытында да көләсе килә. Шуңа күрә театрлар репертуарының иң зур процентын комедия тәшкил итәргә тиеш, бигрәк тә безнең милли театрларыбызда күбрәк комедияләр булырга тиеш. Комедияне язу җиңел түгел, драманы язу җиңелрәк. Чөнки һәр кешенең язмышы ─ драма һәм шуңа ул язучыларга да, халыкларга да якынрак. Шуңа күрә, драматургларга драма әсәрләрен язу җиңелрәк. Мин моны үземнән дә, башка авторлардан да беләм. Комедия ─ бик авыр жанр. Ничек кешене көлдерергә? Һәр чорда безнең театрларыбызда комедияләргә мохтаҗлык булачак. Комедия безнең тамашачы тарафыннан ул иң көтелгән һәм иң яхшы бара торган жанр. Безнең милли, татар театрының беренче көненнән үк килгән жанр ─ ул музыкаль комедия. Төрле чорлар була. Килер шундый көн, сез миннән ник гел музыкаль комедияләр генә язалар, нигә трагедияләр, драмалар юк дип сорарсыз. Вакытлар, чорлар үзгәреп тора,  кешеләрнең  кәефләре, авторларны кәефләре дә үзгәрә. Минемчә, бу күренешләр Аллаһ Тәгалә тарафыннан ничектер нигезләнеп тора.

“Тәрҗемә әсәрләрен бөтенләй туктатып торыр идем”

  Тәрҗемә әсәрләргә килгәндә, ничек уйлыйсыз, татар театрында башлыча татар драматургларының әсәрләре булырга тиешме, әллә, мәсәлән, тәрҗемә әсәрләр, шул ук Чехов, Островскийныкылар да булырга тиешме? Бүген ни өчен татар театрлары рус классикларының әсәрләрен куя, үзебезнекеләр юкмыни, дигән сорау яңгырый башлады. Нинди пропорция булырга тиеш? – Минемчә, бүгенге көндә бернинди пропорция булырга тиеш түгел. Шәхсән үз фикерем: бүген бернинди тәрҗемә әсәрләрне куярга кирәкми. Чеховны куябыз, чөнки безгә бөтен дөнья әдәбиятын, классик әдәбиятны өйрәнергә кирәк, дип әйтәләр. Безнең милләтебездә Чехов дәрәҗәсендә язган авторлар шактый. Әдәбиятыбыз шулкадәр көчле. Бер генә мисал китерәм. Башка авторлар үпкәләмәсен, мисал итеп әлеге авторны мисалга китерә хаклымын, чөнки ул минем әтием. Аяз Гыйләҗевның Чехов дәрәҗәсендә язылган пьесалары, бигрәк тә проза әсәрләре бар. Шуңа күрә театрларның Чеховка мөрәҗәгать итәселәре килә икән, куйсыннар Аяз Гыйләҗевне һәм башка татар классикларын. Нишләп мин тәрҗемәләргә каршы? Чөнки бүген татар драматурглары шактый авыр хәлдә. Дөресен генә әйткәндә, аларны сирәк куялар. бүген аларга театрда урын калмады. Тәрҗемә әсәрләрне куялар да бездә милли пьесалар юк дип әйтәләр. Әгәр татар пьесалары, татар авторлары куелмаса, ул ничек барлыкка килсен? Шуңа күрә аларга урын ачарга кирәк, мөмкинлек бирергә кирәк, сәхнәне бирергә кирәк. Татар авторларының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, чөнки дәрәҗә булган өлкәгә генә, дәрәҗә булган һөнәргә генә яшьләр килә. Безнең драматургның дөньяда, дәүләттә һәм халыкка дәрәҗәсе булмаса, ничек драматургиягә яшь драматурглар килсен? Советлар Союзы чоры вакытында бөтен һөнәрләр арасында иң абруйлы, иң дәрәҗәле һөнәр ул драматург һөнәре иде. Шуңа күрә драматургларның саны шулкадәр зур иде, бөтен кеше пьеса яза иде. Икенче мисал: ни өчен иң яхшы киносценарийлар Голливудта языла? Чөнки анда бөтен кеше сценарий яза, анда халык арасында шундый хыял бар: "Мин бер сценарий язам да аның өчен бер миллион доллар алам һәм дәрәҗәле авторга әвереләм". Бөтен халык шул хыял белән яши, бөтен кеше сценарий яза. Бездә дә шул ук хәл булырга тиеш, бар кеше пьеса язарга тиеш. Моның өчен драматургның дәрәҗәсе зур булуы зарур. Бүгенге көндә бу бик зур проблема. Мин тәрҗемәләрне генә түгел, бөтен классик әсәрләрне дә бүгенге көндә туктатып торыр идем. Исән, әле яза торган авторларның пьесаларын куярга кирәк. Безнең 15 профессиональ театрыбыз бар һәм биш ел дәвамында барлык театрлар бүген иҗат итүче язучыларның пьесаларын куйса, бездә Ренессанс башланыр иде. Бу гаҗәеп күренеш булыр, башка милләтләр дә безне куя башларлар иде. Рус театры тулыр иде татар пьесалары белән. Мин моны ихластан әйтәм, моңа ышанам.  

“Бүген Тукай туа алмый!”

  Бүгенге драматург ничек яши? Мәсәлән, нинди гонорар алганын әйтә аласызмы? ─ Юк, бернинди гонорар юк. Хәзер авторларга бернинди акча түләнми дип әйтергә була. Хәерче тормышын алып барырлык гонорар түләнә аларга, шуңа күрә яшьләр драматургиягә килми. Бүгенге көндә драматургия өлкәсендә иң зур проблема ─ драматургларның матди хәле. Һәм бу мәсьәлә хәл ителмәсә, безнең драматургиянең киләчәгенә зур өмет белән карап булмый. Аннары үзегез күрәсез бит, яшь драматургларның саны да аз. Илгиз Зәйниевтән башка исемнәр әлләни күренми. Бу зур күрсәткеч. Драматургларның саны зур булырга тиеш. Кемдер начар пьеса да язарга тиеш. Пьесаларның саны да күп булырга тиеш, һәм бар пьеса да яхшы булырга тиеш түгел.  Яхшы әдәби әсәр язылсын өчен, күп графоманнар эшләргә тиеш. Ни өчен Пушкин русның иң бөек шагыйре? Чөнки Пушкин чорында бөтен кеше шигырь язган, хатлар, котлаулар шигырь формасында язылган, шуңа күрә тел, рифма байлыгы булган. Шуңа күрә шул атмосфера нигезендә бөек рус шагыйре Пушкин туган. Бүгенге көндә Пушкинның тууы мөмкин булмас иде, чөнки шигърият почётта түгел.   – Ә Тукай туарга мөмкинме? – Бүген Тукай  да туарга мөмкин түгел, чөнки ул безнең Пушкиныбыз. Тукай да әдәбият, сәнгать, шигърият зур почётта булган чорда яшәгән, халык Тукайның фикерләрен көтеп алган. Бүгенге көндә яңа авторларга да мохтаҗлык булырга тиеш, халык тарафыннан гына түгел, дәүләт тарафыннан. Моны, минемчә, безнең түрәләргә нык аңларга кирәк.    Тукайга бит дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелгән дип әйтеп булмый. ─ Тукай бик начар яшәмәгән дип уйлыйм мин. Һәрхәлдә, аның китаплары чыгарылган, халык аны таныган, күргән. Халыкта Тукайның үз юлы булган. Шул юлны табарга кирәк.   Шул ук теманы дәвам итсәк, бүгенге көндә Галиәсгар Камал туа аламы? ─ Логика нигезендә, бүгенге көндә Галиәсгәр Камал да туа  алмый, чөнки әдәбияткә, сәнгатькә нигез тудырылган дип әйтеп булмый. Гомумән алганда, безнең әдәбият бүген кризис хәлендә. Кайбер яхшы, матур күренешләр бар. Безнең әдәбият үлгән дип әйтмәс идем.  Безнең әдәбият һәм сәнгать бик өметле. Һәр кризис ул күтәрелеш чорына күчә. Шулай булачак та.  

Татар язучысы рус телендә яза аламы?

  Сез ничек уйлыйсыз, татар язучысы татарча язарга тиешме, әллә русча язганы да "татар язучысы" дип аталырга хаклымы? ─ Заманалар шулкадәр нык үзгәрде. Минемчә, рус телендә дә язып, иманы белән татар булып калса татар сәнгатьчесе, мин кешенең рус телендә язуына каршы түгел. Чөнки рус телле әсәр күп тиражланган, аның укучысы да күбрәк булачак. Тиражлау дигән әйбер бар. Һәр сәнгать җимеше ул тиражланырга ─ тәрҗемә ителергә һәм башка милләтләргә күрсәтелергә тиеш. Ансыз безнең милләтне беркемгә дә күрсәтеп, беркемгә дә танытып булмый. Русча язу киң таралган күренеш булырга тиеш дип уйламыйм мин, ләкин берничә кеше русча язса, монда бернинди куркыныч юк дип уйлыйм.  

Типик татар тамашачысы чын күңелдән көлә һәм елый

  Сезнеңчә, типик татар тамашачысы кем ул? ─ Минем иң яраткан типик татар тамашачым ─ ул нык көлә һәм нык елый торган тамашачы. Мәскәүдә бит андый тамашачылар юк. Анда нинди юмористик күренеш кенә булмасын, алар бирелеп, елый-елый көлмиләр. Ә безнең тамашачы ул көлсә – көлә инде, еласа – елый. Менә бу чын татарча ихластан бирелеп, бу әсәрнең ничек язылганын анализламыйча, аның сюжеты турында уйланмыйча, дөньясын онытып, үзе сәхнгә кереп киткән кебек карый торган тамашачы. Менә бу безнең милли тамашачыбыз. Һәм алар күп, алар залны тутыралар. Аларның энергия тарала, зал бер сулышта була. Аннары шундый бер гаҗәеп бер күренеш бар безнең театрда. Мәсәлән, ноябрь-декабрь айларында, көннәр салкын, җепшек вакытта, спектакль башланганда бик күп кеше ютәлләп, йөткереп утыра. Спектакль башланганнан соң бар кеше тына. Барысы сәламәтләнгән кебек. Бу гаҗәеп күренеш. Тагын берәр кайдә бар микән бу? Театр кешене дәвалаган кебек. Беркем авырмый. Безнең милли тамашачы – ул сәламәт тамашачы.   Театр культурасына килсәк, сезнең үзегезгә ошамаган күренешләр бармы? ─ Театрда миңа ошамаган күренеш ─ ул примитивлык: примитив, мәгънәсез, фикерсез, дилетант персонажлар һәм артистлар. Дилетант, белеме булмаган, порфессиональ булмаган кешеләр, сәхнәгә чыга икән, мин андый күренешләрне кабул итә алмыйм. Кайбер үзешчәннәр дә кайвакыт ихластан уйныйлар, аларны примитив дип әйтеп булмый. Кеше сәхнәгә чыга икән, димәк аның күңелендә кешеләр белән аралашырлык нәрсәдер булырга тиеш. Кайберләре сәхнәгә чыга ─ күңелләрендә бернәрсә дә юк. Андый спектакльләрне минем карыйсым да килми, шул нәрсәгә мин каршы торам. Сәхнәгә чыгар алдыннан кеше әзерләнергә тиеш.   Тамашачыларның театрда буфетны штурмлавы сездә тискәре хисләр уятмыймы? ─ Алар тәнәфес вакытында буфетка чыга икән, бу начар күренеш түгел, минемчә. Театр бит ул безнең милләтебез өчен бәйрәм кебек күренеш. Кеше бит театрга бәйрәмгә килгән кебек килә. Бигрәк тә район-авыллардан халык туйга, Сабан туена кебек, бер-берсен сагынып килә. Шуңа күрә мин монда тискәре күренеш күрмим. Алар кире залга кергәч, тәртип кенә бозмасыннар. Тәнәфес вакытыннан нәрсә эшләү аларның иркендә. Аннары мондый күренеш бездә киң таралган дип мин әйтмәс идем. Безнең тамашачы спектакль вакытында, тәнәфес вакытында үзләрен бик матур, бик тәртипле тота. Минем беркайчан да театрда буфет тирәсендә нык салган, я үзен ямьсез тоткан кешеләрне күргәнем юк. Безгә ул нәрсә хас түгел, без бит бик тәртипле, тыйнак милләт. Безнең бу милли сыйфатыбыз театрда да күренә. Шуны аңларга кирәк, театр бит ул шулкадәр зур, серле атмосфера, шуңа күрә гади тамашачы югалып кала. Шуңа күрә театр үзе кешене тәрбияли: үзеңне ничек тотарга, ничек йөрергә, ничек сөйләшергә. Беркем дә бит театрда кычкырып, ямьсез сүзләр әйтеп сөйләшми, бөтен кеше үзен матур тота.

Татарга театр җитми!

  Ничек уйлыйсыз, безнең татар театрына нәрсә җитми? Аның киләчәген ничек күрәсез? ─ Минемчә, беренчедән, театрлар җитми. Бездә театры булмаган бик күп шәһәрләр бар – Азнакай, Зәй, Бөгелмә. Бөгелмә зур шәһәр, анда татар театры юк. Һәр шәһәрдә театр булырга тиеш. Театр саннары артса, безнең театр сәнгатебезнең дәрәҗәсе артачак һәм сыйфаты күтәреләчәк. Аннары, инде әйтеп киткәнчә, татар драматургиясе авыр хәлдә. Матди ягы турында бүген әйтмим, чөнки энтузиазм дигән нәрсә бар, авторларда ышаныч, өмет дигән нәрсә бар. Ул нәрсәләр безнең милләтебездә исән, ләкин аларны үтермәскә кирәк. Өмет яшәргә тиеш, авторлар киләчәккә өмет белән, аншлагларга, премьераларына өметләнеп яшәргә тиешләр. Бүгенге көннең тагын бер зур проблемасы бар. Бүгенге көндә театрлар режиссёр кулында калдылар. Бу бик профессиональ мәсьәлә, әлбәттә Бер яктан бу бик яхшы күренеш, ләкин башка яктан бу мине бик куркыта. Чөнки кайбер режиссёрлар зур көчкә әйләнәләр, бернинди нигезсез театрны үз кулларына алалар да аны үз юнәлеше белән алып баралар. Кайчак ул юнәлеш куркыта башлый. Безнең Мәдәният министрлыгын, директорларны һәм авторларны тыңламый башлыйлар. Авторларны һәм драматургларның урынын, ролен, аларның дәрәҗәсен арттырасы иде. Бу бик зур проблема. Автор үз фикере, үз фәлсәфәсе, зур әзерлек белән килә. Бүген безнең зур язучылар, көчле драматурглар бар, аларны театр белән якынайтасы иде. Шулай да мин зур өмет белән карыйм. Кризис чоры ул үтәчәк, һәм Ренессанс киләчәк. Беркайчан да туктап калырга кирәк түгел.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: