Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Театр халыкара дәрәҗәдә яңгырарга тиеш" - Илшат Латыйпов

Бүген Казан спорт каласы буларак танылды. Соңгы елларда гына Казанда Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы узды. Киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Әмма Казан шәһәрен “Нәүрүз” фестивале кебек халыкара чаралар оештырып та танытып булыр иде. Бу хакта “Татар-информ” журналистына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Илшат Латыйпов әйтте. Илшат Латыйпов әйтүенчә, Россия төбәкләрендә үз шәһәрен таныткан театрлар шактый. “Төбәк театрының юктан гына югары дәрәҗәгә ирешү очрагында мин Красноярскиның яшь тамашачы театрын атар идем. Әле кайчан гына аны иң начар театрларның берсе итеп саныйлар иде, ә бүген, көчле җитәкчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә, ул “алтын битлек”ләр ала. Театрлар шәһәр өчен зур әһәмияткә ия”. Илшат Латыйпов Казанны һәм шәһәр театрларын яңа дәрҗәгә чыгара алучы чара итеп, “алтын битлек” һәм халыкара фестивальләрне атады. “Безнең Ринат Таҗетдинов “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” дигән номинациядә узган ел “алтын битлек” алды. Бу театрның пиары түгел мени?! Аны Мәскәүдә “Ринат Таҗетдинов Казан дәүләт академия театры артисты”, – дип алкышладылар. Тагын да шундый үрләр яулансын өчен күбрәк эшләргә кирәк. Театр халыкара дәрәҗәдә яңгырарга тиеш. Мәсәлән, “Нәүрүз” фестивален Татарстаннан, Россиядән читтә беләләр”, – диде ул. Сүз уңаеннан, 20 июльдә Казанның “Штаб” креатив индустрия резеденциясендә Илшат Латыйпов белән очрашу узды. Ул анда Камал театрының маркетинг өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. • Илшат Латыйпов – Казан шәһәрендә туган. Тарих фәннәре кандидаты, Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына кадәр Саклык банкында, Ростелекомда, Казан Кремлендә һәм башка урыннарда хезмәт тәҗрибәсе туплаган.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев