Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Театр – элитар сәнгать" - Фәридә Багисовна (әңгәмә, видео)

Татарстанның кече шәһәр театрлары федераль акча көтә. Билгеле булганча, “Бердәм Россия” партиясе быел үзенең ике приоритетлы программаларының берсе итеп “Кече шәһәр театрлары” проектын күрсәткән иде. Шул уңайдан декабрь азагында парламент тыңлаулары да узды. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Безнең Татарстанда алты кече шәһәр театры бар. Татарстанда кече шәһәр театрлары ничек яши? Шул хакта Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева “Татар-информ”га интервью бирде. Фәридә Багисовна Татарстанда кече шәһәрләр театрлары турында парламент тыңлауларында да чыгыш ясаган иде. - Хәерле көн, Фәридә Багисовна, әйдәгез, акча турында сөйләшүдән башлыйк әле. Кече шәһәрләр театрларына федераль акча килергә мөмкин дигән хәбәр булды һәм анда сезнең катнашыгыз бар дип беләм. - Дәүләт Думасына Татарстаннан без тулы бер делегация – алты кеше бардык. Делегацияне Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе җитәкләде. Шунда чыгыш ясау хокукы диимме, бурычы диимме миңа туры килде. Үзебезнең театр турында гына түгел, театрларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен сөйләдем. “Безнең театрлар бик актив театрлар. Алар яңалыкка омтылалар, халыкка хезмәт күрсәтәләр, яңа проектлар чыгаралар”, – дип сөйләгәннән соң, әлбәттә, булган сорауларга, проблемаларга тукталмыйча мөмкин булмады. Проблема нигездә яңа спектакль чыгару өчен кирәк булган акчаларга кайтып кала. Безгә декорацияләр, костюмнар, реквизитлар өчен, бер-берсеннән-берсе талантлы режиссерлар, сценографлар чакыру өчен акча кирәк. Минем чыгышым шул турыда булды. Бу - “Бердәм Россия” партиясе инициативасы иде. Утырышта Россия мәдәният министры Владимир Мединский, аның урынбасары Александр Журавский, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйлметдинов, Әлфия Когогина катнашты. Безнең турында кайгарталар икән, безгә ярдәм күрсәтергә телиләр дип рухланып, канатланып кайттык. Алга таба көтәбез инде – ничек булыр. Бу башлангычның Евгений Миронов инициативасы белән булуын да беләбез. Безнең Әлмәт татар дәүләт театры Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә (фестивальнең сәнгать советы җитәкчесе – Евгений Миронов. Р.М.) дүрт тапкыр катнашты. 2014 елда “Ромео һәм Джульетта” белән гран-при алдык. Шуңа күрә, Мәхмүт Хөсәен әйтмешли, “анда безне беләләр”... - Әлмәт театры турында саннар телендә сөйләшеп карыйк. Бер сезонга күпме спектакль чыгарасыз? Аларны күпме кеше карый? - Халыкның бер генә проценты театрга йөри дигән статистика бар. Театр – элитар сәнгать, диләр. Ул шулайдыр инде. Мөмкин булса, бөтен кешене театрга китерер идек. Икешәр-өчәр сеанс уйнар идек, әмма социология дигән фән дә бар бит әле. Шул ихтыяҗдан чыгып, театрга йөрүче халыкны театрга ешрак йөртү өчен премьералар санын арттырдык. Яңа сезон премьералар сезоны дип игълан ителде. Җиде-сигез премьера чыгаруны бурыч итеп куйдык. Аның бишесен чыгарып өлгердек инде. Тагын өчәү чыгармы, дүртәүме... Кайчакта: “Ничек чыгарабыз икән без бу кадәрлене?” - дип аптырап та калам. Чыннан да, ул кирәк, чөнки безнең бер өлеш театр яратучы халык репертуарны карап бетерә дә - алар ике дә карыйлар, өч тә - яңаны көтәләр. Төрлелек тә кирәк: яшьләргә бер төрле, балаларга икенче төрле... Каян алабызмы? Грантлар бар - яшь режиссер өчен Россия Мәдәният министрлыгы грантын оттык, республиканың театр әһелләре гранты була. Фәрит Бикчәнтәев сайланганнан бирле бер тапкыр да грантсыз калганыбыз булмады. Быел менә “Бистә фәрештәсе” спектаклен шул грантка чыгардык. Азмы ул, күпме – әмма грантлар бик булышлык итә. Үзебезнең коллективның тату булып, кирәк дип, энтузиазмда эшләү моментлары да бар – анысын да онытырга ярамый. Безгә чакырылган белгечләр дә безгә теләп киләләр, сезнең белән эшлисебез килә дип, безнең шартларга күнәләр. Эзләнергә кирәк, тырышырга кирәк, акча бирегез дип көтеп утырып кына булмый. Ниндидер зур чыгымнар тотып чыгарылган проект та кайчагында көткән нәтиҗәне бирми. Кайчагында кечкенә генә суммага да ниндидер сәнгать әйбере тудырып була. Театрда бигрәк тә... - Әлмәт театрының үзен аклаган, театрны ашата торган спектакльләре? - Халык йөри торган, безнең тел белән “кассовый” дип әйтсәк, андый спектакльләр репертуарда бар. Әмма гел алар белән генә репертуарны тутырып булмый. Халык таләпчән, халык эзләнүчән, зал тутырып килгән халыкка гадәти, без күнеккән ситуацияләр белән эшләнгән спектакль күрсәтсәк, арадан бер-икесе килеп: “Сез безгә бернинди яңалык күрсәтмәдегез, сез бит мондый түгел идегез”, дисә, андый тамашачыны мин бик нык хөрмәт итәм. “Кассовый” спектакльләрдән Илдар Хәйруллин куйган “Кызлар килде авылга” (Наил Гаетбай пьесасы). Ул 2009 елдан бирле репертуарда, һаман да тамашачыны югалтмыйбыз, җырлап бара торган спектакль-концерт. Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле. Туфан абый! Үлмәс Диләфрүз! Мәңге халык киләчәк! Сүз дә юк, шундый спектакльләр бар. Репертуарда концерт-тамашалар да урын ала. Алар концерт жанрында эшләнә, әмма театраль концерт. Халык бик ярата, шуңа Казан гастрольләренә дә алып киләбез. Хәзер балалар өчен аерым афиша бар. Бер ун ел элек хыял гына иде. Каникулларда ата-ана баласын җитәкләп театрга килә - мине иң сөендергәне шул. - Театрны ашата башласын өчен спектакль күпме уйналырга тиеш? - Халык үзе кассага килеп, билет алып йөри торган спектакльләр үз чыгымнарын тиз каплыйлар. Аларның чыгымнары да күп булмый әле. Иң күп чыгымлылар - зур күләмле спектакльләр: аларда 25-30 артист уйный, аларның аягына да кирәк, өстенә дә кирәк... Бигрәк тә классика булса... Татар классикасын чыгару өчен бик күп акча кирәк, анда чәч тә, сакал да кирәк, мыек та кирәк, барысы да натураль да булсын. Андый спектакльләр үзен акласын өчен биш ел барырга тиеш дип уйлыйм. Репертуарда ул шунсыз үзен аклый алмый. Реперутардагы җиңел жанрдагы спектакль үз чыгымнарын бер ел эчендә кайтара, хәтта кимрәк тәдер әле. - Драматургия турында да сөйләшик әле, Фәридә Багисовна. Театр дөньясының бер проблемасы... - Драматургия мәсьәләсен аны күпме генә сөйләшсәк тә, шулай кала димим инде, ниндидер адымнар ясала, әмма ул адымнар безне канәгатьләндерә алмый. Театр үзе алгарак китә, алгарак китергә дә тиеш, ул тамашачыдан күпмегәдер алдарак барырга тиеш. Драматургия безне канәгатьләндерә дия алмыйм. Әле дә ярый, “Яңа татар пьесасы” бар. Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт Камал театрына... Мин Камал театрына, гомумән, рәхмәтле. Камал театры дип сөйләгәндә күңелем яктырып киткән кебек була. Әйе, бәйге нәтиҗәләрен көттек. Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты”н укып чыктык, режиссер белән, әдәби бүлек мөдире белән киңәштек. “Их, теш үтмәсрәк”, - дибез. Чөнки бездә урта буын ир-атлар юк. Шуңа аны читкәрәк алып куйдык, әмма йөрәккә керде инде ул спектакль. Миңа шәхсән үземә “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт” пьесасы ошады. Тарихчы буларак, миңа йөз ел элек булган вакыйгалар, гасыр башы булуы кызыклы Романтик рух! Романтик чор! - Татар театрларын тәрҗемә әсәрләре белән мавыгуда гаеплиләр. Театрлар акланалар да инде хәтта. Тәрҗемә әсәрләре сезнең репертуарда шактый. Әмма сезне гаепләмиләр кебек. Эш нәрсәдә – башкаларныкыннан сезнең тәрҗемәнең сыйфаты яхшыракмы, әллә сез татар менталитетын тоеп эзлисезме? - Минем өчен сорауда җавап яңгырады - һәм болай, һәм тегеләй. Сүз дә юк, гаепләүләр безгә карата да бар. Мин ул гаепләүчеләрне аңладым һәм акладым кебек. Чөнки ул кешеләрнең йөрәге авырта. Ни өчен авырта? Чөнки ни өчен татарның үз әсәрләре шул дәрәҗәдә түгел икән дип борчылулары. Алар аны театр шулай җиткерсен, режиссер шулай бирсен дип көтәләр. Бәлки, әсәрем камиллек түгелдер - ләкин син бит режиссер, сез бит артистлар, сез аны шундый итеп эшләгез ки - мин дә сөенермен, дип уйлыйлар. Анда амбиция түгел, йөрәк авыртуы ята. Баштарак мин аларны гаепли идем, театрда йозак тормый, языгыз яхшы әсәр дия идем. Ул бәхәс мәңге барачакмы икән?! Тәрҗемә әсәрләренә карасак, репетуарда ике Брехт бар. Берсе “Туй” әсәре. Анда татар туе барамыни инде! Үзебез дә көләбез, кайчагында елыйбыз диимме инде. Ничектер ятты ул безгә, аны куйган режиссер Искәндәр Сакаев менталилетны белә. Ул бит татар кешесе! “Ромео һәм Джульетта” да классика инде, үлмәс әйбер! Күздән кичереп утырам тагын нәрсәләр бар соң әле бездә дип. Карло Гоцци, “Болан-патша”. Андагы мәкер белән явызлык безнең милләткә чит әйберләр түгел. Яңа гына Пулиновичның “Земля Эльзы” пьесасы куелды. Яңа драматург. Россия театрларында күп куела ул. Аны шәхсән үзен беләбез, фестивальләрдә очрашабыз. Спектакльне “Һөнәр” фестиваленә алып килдек. Рус костюмнары белән хор чыга башлагач, фестивальдә катнашучыа артистлар килеп: “Русча уйныйсызмыни?” дип сорый башладылар. Ә спектакль беткәч шулкадәр эмоцияләр... “Гел татарча кебек булган”, - диләр. Илгиз Зәйниев куйган иде аны. Тәрҗемә сыйфаты да тәэсир итәдер, режиссер эше дә, артистлар эше дә... - Иҗат кешеләре – артистлар белән эшләүнең дә үз җае бардыр инде, әйеме? - Мин 12 ел элек эшли башлаганда театрда 26 артист иде. Хәзер - 42. Штаттан да артып киттек. Кызлар киләләр, күпмедер эшлиләр дә, кияүгә чыгалар. Безнең Әлмәттә артисткаларга ихтыяҗ бик зур, шундук эләктереп алалар да, алар бәби белән өйдә утыралар. Монысы ярымшаяру. Соңгы җиде елда 17 яшь артист килгән безгә. Алар хәзер - труппаның көче, алар – энергетикасы, алар – бүгенгесе һәм киләчәге. Сүз дә юк, ветераннарыбызга баш иябез, аларны мөмкин кадәр уйнатабыз, эшләтәтәбез. Бу сезонда Камил абый Вәлиека 75 яшь тула. Ул бит уникум! 53 ел сәхнәдә! Луиза апа Солтанова, Роза апа Салиховалар... Әмма киләчәк яшьләрдә. Артистлар белән эшләү - минем дөньям. Кайчакта зарланып куям, “Ай, авыр алар белән эшләү”, дип. Бер генә мизгелдә үземне өйдә утырам дип күз алдына китерәм дә... юк, мин эшкә бармавымны күз алдына да китерә алмыйм. Авыр, дип, бар инде. Кем белән җиңел инде эшлисе: табиплар беләнме, укытучылар беләнме?.. Әмма артистлар белән эшләүнең рәхәтлеген белсәгез иде! - Быел “Тантана” республика театраль премиясенә кайсы спектакльләрегезне тәкъдим итергә җыенасыз? “Ел вакыйгасы” булырдай эшләрегез бармы? - Сәнгать советы үткәреп номинацияләр билгеләп өлгергән идек. Кичә әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл керде дә: “Тантана”ның нигезләмәсен үзгәрткәннәр”, - ди. Хәзер без спектакльнең язмасын җибәрәбез дә, эксперт советы шуны үзе карап, үзләре билгелиләр, ди. Кызык, аларның фикере безнеке белән туры килерме икән?! Ел вакыйгасы булардай эш итеп “Земля Эльзы” (“Син кайда идең?) спектаклен, “Кибет”не саныйм. Аның авторы Олжас Жанайдаров үзе килеп карап: “Дөньякүләм премьера бу” - дип китте. Анда ике артистыбыз уйный. Анда коточкыч проблемаларга багышланган кискен тема. “Болар бездә юк”, дип әйтә торган түгел. - “Татар-информ” булгач, яңалыкларыгызны сорамый кала алмый. - Без – фестивальщиклар бит. Будапештка җыенабыз. Европага бару хыял иде. Менә, тормышка ашарга тора - Мәдәният министрлыгына рәхмәт. Узган ел “Нәүрүз”дә Атилла турында “Ходай җәзасы” (“Бич божий”) спектакле күрсәтелгән иде. Аны режиссерына ике спектаклебезне фестивальгә тәкъдим иттек. Ул “Гашыйк Кәриб”не үзе сайлап алган. 25 апрельдә без инде фестиваль афишасына кертелдек. Дулкынланып көтәбез. Тагын бер яңалыгыбыз - яңа елдан театрга чакырылган режиссер килде. Зиннур Сөләйманов белән беренче тапкыр эшләвебез. Аның кызыклы идеяләре бар. Аллага тапшырып, татар театрының быел 110 еллыгы, Фәтхи Бурнашның киләсе елга 120 еллыгы уңаеннан, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”енә алындык. Театр классикасыз тора алмый. Спектакльдә 32 артист катнаша. Сүз юк, чыгымнар, костюмнар... - Казан гастрольләре турында берничә сүз? - Казан, Казан, нурлы Казан, көтәме икән безне Казан? Казан имтихан инде ул. Өч ел саен килеп, тамашачы алдында дулкынланып чыгыш ясыйбыз. Нинди катлау тамашачы килмәсен - ул безнең өчен Казан тамашачысы. Төрле спектакль алып киләбез. Кече зал өчен фестиваль форматы да бар. 110 еллык татар театры нәрсәгә ирешкән - без дә бит аның бер кисәге. “Бистә фәрештәсе”н күрсәтмәгән идек әле. Балалар өчен “Шүрәле-шоу”. Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар”ы. Күптән сәхнәдә юк иде. Аны бездә Илгиз Зәйниев куйды. Гаҗәеп әсәр! Комедия. Өлкән буын искә төшереп утырыр. Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә”сен куйдык – алып киләбез. Шул премьера белән сезоныбыз ачылган иде. Ул бездә 1979 елда куелып, 500 тапкыр уйналган. Бу юлы да шул саннга барып чыгарга җыенабыз. Чын җитди комедия, халыкчан һәм зәвыклы комедия.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев