Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте" - Татарстан Язучылар берлге рәисе Данил Салихов

Театр безнең телебезне саклауга зур өлеш кертте. Халкыбыз җырга, моңга бай. Театрлар безнең борынгы үткәнебезне дә, уңышларыбызны да, әдәбиятыбызны, музыка белән бергә төреп, халыкны үз залларына җыеп, телебезне саклады һәм бүген дә саклый. Татарстан Язучылар берлге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул кичә Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына оештырган дискуссия барышында әйтте. Дискуссиянең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде. "Диндә булуыбыз, Ходайдан куркуыбыз нәтиҗәсендә, без милләтебезне саклап килдек. 70 ел буена бабаларыбыз качып-косып, урманнарда кар көрәп, намаз укыган вакытта, безгә өстәмә көч булып театр килде. Динне буган вакытта, театрларыбыз чәчәк атты, төрле төбәкләрдә, төрле җирләрдә халыкка хезмәт итте", - диде язучы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев