Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Таяну ноктасы" тапшыруы "Яңа Гасыр" телеканалында атнага дүрт тапкыр күрсәтеләчәк

21 нче марттан "Таяну ноктасы" тапшыруы "Яңа Гасыр" телеканалында атнага дүрт тапкыр – дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр чыга башлый, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте. Тапшыруның алып баручысы Венера Иванова күптән түгел генә телеканалның рәсми сайтына биргән интервьюсында: "Бар шундый темалар, алар көнендә актуаль була. Шуңа күрә аларны эфирдан бүген үк тапшырырга кирәк. Программа шуңа да көндәлек форматта чыгарга тиеш, чөнки кайбер актуаль мәсьәләләр көчен югалта. Бары шундый форматта гына халык белән элемтә урнаштырыла ала," - дигән иде. Әлегә "Таяну ноктасы"н "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында җомга 13:00 сәгатьтә карарга мөмкин, ә якшәмбе 16:00 сәгатьтә чыгарылыш кабатлап күрсәтелә. 21 нче марттан ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы 19:00 сәгатьтә чыга башлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев