Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Таян Аллага» әдәби конкурсы җиңүчеләре тәгаенләнде

Яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалып, кичә конкурсны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучыларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм башкалар сәламләде, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы уздырган быелгы конкурс өч номинациядә үткәрелгән иде. Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелде һәм профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителмәде. Конкурста җиңүчеләр: Гран-при Гөлүсә Батталовага насыйп булган, «Проза» номинациясендә I-III урыннарда: Айзилә Багданурова, Зөһрә Вилданова, Гөлүсә Шиһапова; «Шигърият» номинациясендә: Лениза Фазлыева, Фәнис Низамов, Нурфия Халикова; «Публицистика» номинациясендә: Динара Миннекаева, Азат Кашапов, Ләйсән Миназова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев