Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Таян Аллага" әдәби бәйгесе дәвам итә

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә “Таян Аллага” әдәби конкурсы оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла. Исегезгә төшерәбез: конкурс өч этапта уза. 1 нче этап - әсәрләрне җыю 31 мартта тәмамлана. 2 нче этапта - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел), 3 нче этапта - конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне) була. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 елның сентябрендә үткәрелә. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары. Конкурс шигърият, проза, драматургия, публицистика номинацияләрендә уза. Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru, диелә сайтта урнаштырылган Нигезләмә текстында.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев