Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Таян Аллага" дини әдәби конкурсына әсәрләр кабул итү дәвам итә

"Таян Аллага" дини әдәби конкурсына әсәрләр кабул итү бара, дип хәбәр итә Татарстан Мөселманнарның диния нәзарәте матбугат хезмәте. Октябрь аенда Татарстан Мөселманнарның диния нәзарәте һәм Россия Ислам институты тарафыннан яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын үстерү максатыннан «Таян Аллага» конкурсы игълан ителгән иде. Конкурс өч этапта уза. Эшләр 2017 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 31 мартка кадәр ачыклаячак. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләү май аена планлаштырыла. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Катнашучыларның профессиональ рәвештә әдәби һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнмәве мөһим шарт булып тора. Җиңүчеләр шигърият, проза, драматургия һәм публицистика номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Беренче мәртәбә конкурс 2010 елда оештырылган һәм конкурның «Шигърият» номинациясендә Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйсән Фәтхетдинова, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина кебек шагыйрьләр катнашкан иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев