Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тавыш бирүдә актив катнашырга кирәк. Без һичшиксез җиңәргә тиеш" - Роман Шәйхетдинов

ТР Хөкүмәте вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә  министры Роман Шәйхетдинов 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлардагы символлар өчен барган ярышны шәрехләп үтте. Аның фикеренчә, тавышларны ясалма арттыру мөмкин түгел, чөнки тавыш бирү процессы шәхси кабинетка һәм мобиль телефон номерына бәйләнгән.

«Казан бүген беренче урында, бу рәсми статистика. Россиянең өченче башкаласы, тышкы туризмда лидер булып торучы шәһәр, билгеле, яңа банкнотта сурәтләнергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары.

Р. Шәйхетдинов Казанның инде 340 мең 316 тавыш җыйганлыгын әйтте. «Тавыш бирүдә актив катнашырга кирәк. Күптән түгел Insragram’да үз аккаунтымда гади генә инструкция урнаштырдым. Бик тә активлык күрсәтүегезне телим. Без һичшиксез җиңәргә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте ул татарстанлыларга.

Шул ук вакытта ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчсе урынбасары Марат Бохараев Үзәк банк тәкъдим иткән тавыш бирү тулысынча ачык түгел, дип белдерә. «Тавышларны санау системасы ачык түгел. Без нәтиҗә ясалган саннарны гына күрәбез, алар көн арта бара, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстанда 4 млнлап кеше яши, бездә патриотизм көчле һәм шуннан чыгып, шул кадәр генә тавыш булуына шикләнәм. Яшьләр оешмалары, студентлар, мәктәп укучылары тавышы иң күбесе булгандыр. Әлегә финиш туры сызыгы, 7 октябрь – нәтиҗәләр чыгарыр көн. Татарстанлыларның Казанны яклау мөмкинлеге бар әле дип уйлыйм».

«Без көндәшләребез ничек эшләгәнне карадык. Дөресен әйткәндә, бик үк дөрес түгел. Мәсәлән, Кызыл Аланда Сочины яклаган өчен ташламалар бирелә. Андагы туристлар агымын (көненә 3 тән 5 меңгә кадәр кеше) һәм тауга күтәргечтә менүчеләрне күзалласаң, бик күпләр бу ташламалардан бик теләп файдалана», – дип өстәде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев