Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татнефтегаз" "Башнефть"нең 75% акцияләрен сатып алу өчен Путиннан рөхсәт сорый

Россия Президенты Владимир Путин "Башнефть"не сатып алырга теләүче потенциаль оешмадан рөхсәт сорау хаты алды, дип яза Газета.ру. "Татнефтегаз"ның башкарма директоры Сергей Бахир нефть компаниясенең элек сөйләшенгән 50% гына түгел, ә 75% акциясен алырга рөхсәт сорый. Шулай итеп, "Татнефтегаз" "Башнефть"нең федераль гына түгел, региональ пакетын да алырга тели. Хаттан аңлашылганча, "Башнефть"нең 25% акциясе өчен "Татнефтегаз" 2 млрд доллар түләргә әзер, бу очракта пакет 10 елдан кире кайтачак. 75% акция сатудан дәүләт барлыгы 6 млрд сум файда алырга мөмкин. Владимир Путин хатны өйрәнү эшен РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевка йөкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев