Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татнефть"нең Бөекбританиядә "игезәк" компаниясе барлыкка килгән

"Татнефть" "игезәк" компаниясе барлыкка килүе һәм аның Бөекбританиядә теркәлгән булуы турында җиткерә. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Татнефть" пресс-релизында Англиядә һәм Уэльста PJSC TATNEFT LTD компаниясе теркәлүе, исеме латин транскрипциясендә - PJSC TATNEFT "Татнефть"нең рәсми аталышына туры килүе турында әйтелгән.

“Игезәкнең” теркәлү документлары нигезендә, 2016 елның июленә аның директорлары булып Россия компаниясе идарәсе әгъзалары торуы, акционерлары исә "Татнефть" акцияләрен номиналь тотучылар диелгән. Шул ук вакытта "Татнефть" идарәсе әгъзалары PJSC TATNEFT LTD " директорлар советына керергә ризалык бирмәгәннәр, һәм шулай ук, билгеле, директорлары булмаганнар һәм хәзер дә түгелләр".

“Компания Англиядә һәм Уэльсте барлыкка килгән PJSC TATNEFT LTD В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖга һәм аның бүлендек җәмгыятьләренә бернинди катнашы булмаганлыгын белдерә, алар белән нинди дә булса бәйләнештән сак булырга кирәклеген кисәтә” – дип билгеләп үтелгән "Татнефть" белдерүендә.

"Татнефть" җәмгыять мәнфәгатьләрен, үзенең акционерларын, идарә органнары әгъзаларын, хезмәткәрләрен һәм охшаш компаня барлыкка килү белән бәйле контрагентларны саклауга юнәлдерелгән тиешле алымнар кабул итә ", - диелгән хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев