Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татнефть", "Лукойл" һәм "Новатэк" дөнья нефть-газ тармагы компанияләре унлыгына кергән

The Boston Consulting Group (BCG) рейтингы буенча Российнең өч компаниясе– «Татнефть», «Лукойл» һәм «Новатэк» дөнья нефть-газ тармагы компанияләре унлыгына кергән, дип хәбәр итә бүген «Нефть России». Бу хакта BCG хисабында белдерелә. Рейтингта Россиянең башка компанияләре юк.

TSR билгеле чорда акцияләр бәясе артуын һәм акцияләрнең дивидент кереме чагыштырмасын чагылдыра һәм акционер бәясен булдыру нәтиҗәләренең тулы күрсәткече булып тора, дип ачыклык кертелгән BCG пресс-релизында. TSR еллык уртача күрсәткече - акционерларның бердәм кереме. Ул «Татнефть»тә 20,8 процент тәшкил иткән, «Лукойл»да – 12,1 процент, «Новатэк»та – 11,8 процент.

Докладка 1999 елдан лидерлар унлыгына кергән 89 предприятие эшчәнлегенә күпьеллык анализ кергән. "Безнең рейтингта топ-10та лидер булу өчен компания инвесторлар көткәннән күбрәк тәкъдим итә алырга тиеш", - дип белдергән BCG өлкән партнеры - акционер бәясе өлкәсендә халыкара эксперт практикасы җитәкчесе Джеффри Котцен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев