Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татмедиа" Казанда "Языл һәм сәлам юлла" акциясен башлап җибәрде

Бүген Казан агросәнәгать паркында «Языл һәм сәлам юлла» акциясе старт алды. Шул максаттан паркта «Татар радиосы»ның күчмә студиясе булдырылды. Биредә теләге булган барлык кеше «Татмедиа» АҖе вакытлы басмаларына языла һәм радиостанциянең туры эфирыннан якыннарына сәлам юллый ала. Шәһәр халкы әлеге мөмкинлектән бик теләп файдаланды һәм Татарстанда чыгып килүче газета-журналларга язылды.

Акция бүген «Кольцо» сәүдә үзәгендә дәвам итә. Анда «БИМ-радио»сы күчмә студиясе өч сәгать – 16.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шушы вакытта Казан радиосы алып баручылары газета-журналларга язылучыларны микрофон каршында көтеп кала.

«Языл һәм сәлам юлла» акциясе «Татмедиа»нең беренче акциясе генә түгел. Җәен «#Әти-әниеңнәрне яздыр #Якыннарыңны яздыр» проекты уңышлы гына үтте. 10 ноябрьдә яңа «#2017ел подпискасын бүләк ит» акциясе старт алды. Аның максаты – республикада нәшер ителүче газета һәм журналларны балалар йортларына, приютларга һәм картлар йортларына яздырту.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев