Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"ТАТМЕДИА" җәмгыятенең 10 еллык юбилее медиакомпаниянең яңа уңышларга ирешү юлында мөһим бер дәвере булачагына ышанам"

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: “Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды. Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук актив рәвештә мультимедия технологияләрен куллана, социаль челтәрдәге урынын үстерә, цифрлы телетапшырулар форматына күчү юнәлешендә җитди эш алып бара. Шуның белән бергә, Татарстанның басма брендларын һәм аларның социаль юнәлештәге эшчәнлеген кадерләп саклый. Милли, шул исәптән балалар басмасына ярдәм итү, сыйфатлы журналистикага омтылыш - медиакомпаниянең өстенлекле бурычы. Күп гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык белән дан тоткан Татарстан өчен бу аеруча мөһим. «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең 10 еллык юбилее медиакомпаниянең яңа уңышларга ирешү юлында мөһим бер дәвере булачагына ышанам. Әлеге юнәлештә иҗади эзләнүләр һәм профессионализм сезнең тугры юлдашчыгыз булсын! Бәйрәм белән!» - диелә котлауда.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев