Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Татмедиа”да Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәге эше буенча журналистларны бүләкләделәр

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов журналистларны Конфедерацияләр Кубогының Казандагы аккредитацияләнмәгән матбугат үзәге эше нәтиҗәләре буенча бүләкләде. Республика гаммәви матбугат чараларының берничә дистә вәкиле хезмәте Рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Алар арасында "Татар -информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, татарча хәбәрләр сайты журналисты Алмаз Шиһабетдинов һ.б. бар. Конфедерацияләр Кубогының Казандагы аккредитацияләнмәгән журналистлар матбугат үзәге 15 июньдә ачылды һәм ул Мәскәү урамы 3нче йорттагы “Пирамида” бинасында урнашкан иде. Матбугат үзәгендә эшләү өчен Россиядән - 231 һәм 92 чит ил журналисты аккредитацияләнде. Әлеге мәйданда 20 дән артык матбугат конференциясе үтте, шулай ук 18 күчмә экскурсия Казан Кремленә, Зөя шәһәрчегенә, Иннополиска, ИТ-паркка оештырылды. Кунаклар өчен Конфедерацияләр Кубогы матчлары телетрансляциясе алып барылды. Матбугат үзәге үз эшен 3 июльдә төгәлләде. Берничә атна эчендә республика журналистлары тарфыннан Казанда уздырылган Конфедерацияләр Кубогы матчлары турында меңләп мәкалә язылды, сюжет төшерелде, республика өчен булган әһәмияте аңлатылды.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев