Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды. Төп приз телевизор 22 номер астындагы абунәчегә эләкте. Аңа Яшел Үзәннән Рамил Тимергалиев лаек булды.
  • "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, актив абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатыла. Акциядә катнашу өчен кимендә өч басмага язылу шарт.
Быел Татарстанның барлык районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 120 кеше үз бәхетен сынап караган. “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева бүген компаниянең ресурсы 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, Интернетта 72 сайт, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан гыйбарәт булуын билгеләп узды. Газеталарның татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә чыгуын, телерадиотапшыруларның ике дәүләт телендә алып барылуын искәртте. 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, “Татмедиа” газета-журналларының гомуми басма тиражы 250 мең 978 данә тәшкил иткән. Шулардан гомуми язылу тиражы 214 мең 233 данәгә тәңгәл. “Безнең басмаларның тугры укучылары бар. Яшь һәм урта буын вәкилләре Интернет һәм социаль челтәрләрне өстен күрсә, өлкән буын кәгазь версиясен укырга гадәтләнгән. Һәр басманың кәгазь вариантыннан тыш электрон версиясе бар. Сайтларга кереп укучылар саны көннән көн арта", - диде Исмәгыйлева. 2017 елда барлык массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларына керүчеләр 48 млн 657 мең 300 уникаль кулланучы тәшкил итә. Эльвира Исмәгыйлева абунәчеләргә матбугатка карата кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте. Бүген 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат уйнатылды. Төп приз смарт-телевизор булды. "Чаян" журналы үз призын да куйган. Басманың баш мөхәррире Рафаэль Халилуллов чәйнеккә күрсәтеп: “Бу телевизор түгел, ләкин телевизорсыз яшәп була, ә чәйнексез юк”, - диде. Махсус приз 34 номер астындагы Аксубайдан Геннадий Горбуновка бирелде. Йон юргантүбәндәгеләр кешеләргә җибәрелә: 113 номер – Рәдисә Хәйруллина (Арча) 89 номер – Ф. Фатыйхова (Менделеевск районы) 111 номер – Чулпан Кәримова (Балтач районы) 99 номер – Сания Мостафина (Яшел Үзән) 53 номер – Гөлназ Шиһабетдинова (Яшел Үзән) 98 номер – Габбас Сираҗиев (Яшел Үзән). Сүз уңаеннан, ул иң өлкән абунәче – аңа 99 яшь. 73 номер – Рушания Баһаветдинова (Әгерҗе) 92 номер – Сиринә Галиева (Азнакай) 15 номер – Эльмира Мортазина (Тукай) 91 номер – Рәзинә Мөхиярова (Чаллы) 63 номер – А.Миңнуллина (Буа) 12 номер – Гөлүзә Хәмитова (Тукай) 93 номер – Анна Шурунова (Зәй) 34 номер – Геннадий Горбунов (Аксубай). “Чаян” журналыннан махсус приз отучыга бүген бәхет икеләтә елмайды. 7 номер – Сиринә Хәмидуллина (Бөгелмә). Цифрлы фотоаппарат ияләре: 23 номер – Гүзәл Дәүләтшина (Апас) 17 номер – Сания Тимуршина (Яшел Үзән) 75 номер – Нияз Мингалиев (Казан). Төп приз телевизор 22 номер астындагы абунәчегә эләкте. Аңа Яшел Үзәннән Рамил Тимергалиев лаек булды. Иң актив абунәчеләрдән залда Әнвәр Гыйниятуллин һәм Шаһинур Мостафин бар иде. Әнвәр абый моннан алдагы акциядә юрган откан булган. “Юрган өчен хатыным рәхмәт әйтте. Дөньяда могҗизалар бар икән әле, диде. Быел татар телендә 8-9 газета яздырдым, аларның 4 се “Татмедиа”га карый”, - дип белдерде. Шаһинур Мостафин исә, “Казан утлары”, “Идел”, “Чаян”, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Шәһри Казан” газеталарына язылган. Аларның икесенә дә “Татмедиа” агентлыгыннан кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев